9 июнь 2014 яңалыклары
-
Сарман Сабантуеннан фоторепортаж. Икенче өлеш
Беренче өлеш
-
Сарманлыларның теләкләре кабул булды – районда яңгыр ява
Җәмәгать! Ниһаять, безнең теләкләребез кабул булды - соңарып булса да, Сарманда яңгыр яуды. Сабантуй бәйрәмнәрендә махсус яумый түзгән диярсең! Алга таба да яңгыр безнең өметләребезне аклар, дип ышанып калабыз.
-
Мөхәррәм Ибәтов 10 июньдә район халкын кабул итәчәк
Исегезгә төшерәбез, 10 июньдә 12:00-14:00 сәгатьләрдә республика юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов "Сарман" кинотеатры залында халыкны кабул итә.
-
Сарман Сабантуенда бер кызны машина бәргән
Сабантуй күңелле бәйрәм булса да, анда да төрле очраклар була. 7 июньдә Сарман Сабантуенда Fiat Ducato автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм 14 яшьлек кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә кызның беләге имгәнә, ул хастаханәдән соң өенә озатыла.
-
Сарман Сабантуеннан фоторепортаж. Беренче өлеш
Бүген сез Сабантуйдан фотографияләрне караган идегез. Тик анда барысы да кереп бетмәде. Сезгә бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Ул берничә өлештән торачак.
-
Сарман районында чын дуслар бер-берсен котлыйлар
Халык әйтемнәре арасында дуслык турындагылар бик күп. "Дус аткан таш баш ярмый", "Дус үләр, дуслык үлмәс", "Һәммәдән кадерле нәрсә - дус" һәм башкалар. Ни өчен без сүзне моннан башладык диярсез? Түбәндә язылганнарны укысагыз, барысын да аңларсыз. 9 июнь - Халыкара дуслар көне. Ул, нәрсәгә булса да карамастан, дусларга аларның безнең...
-
Сарман районы унберенче сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар
Унберенче сыйныф укучылары чираттагы бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар. Бүген алар үзләре сайлаган имтиханнар бирәләр - информатика һәм ИКТ, биология, тарих фәннәреннән. Беренче дулкын тәмамланырга күп калмады инде. Шулай ук укыгыз: Район тугызынчы сыйныф укучыларының имтиханнары тәмамланды
-
Районда Сабантуйлар гөрләп үтте
Сабантуй бәйрәмен, Яңа елдай, сагынып көтәсең. Ул татарларның милли бәйрәме. 7-8 июнь көннәрендә Сабантуй Сарманда, Җәлилдә һәм авыл җирлекләрендә үтте. Сабантуйда яхшы һава торышы сирәк була, тик бу юлы ул шундый булды, артык кызулык күзәтелмәде. Ә бәйрәмнәр бик күңелле үтте: җирле һәм чакырылган артистлар төрле концерт номерлары күрсәттеләр, спорт ярышлары,...