9 март 2017 яңалыклары
-
Иске Кәшердә 8 Март уңаеннан чәй табыны оештырылды
8 Март уңаеннан Иске Кәшер мәдәният йортында чәй табыны оештырылды, матур җырлар, гармун көйләре яңгырады, кызыклы уеннар үтте. Шулай ук укыгыз: Иске Кәшер үзешчәннәре Яхшыбайда концерт куйдылар
-
Зур Нөркәй мәктәбендә һәм балалар бакчасында бәйрәмнәр узды
7 мартта Зур Нөркәй мәктәбендә "Ягез әле,кызлар!" бәйгесендә укучылардан төзелгән ике команда көч сынашты. Алар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. "Карлыгач командасы" 24 балл җыеп, җиңү яулады. "Сандугач" командасы кызлары да уенда сынатмады. Уен бик күңелле үтте. Шулай ук авылның "Кояшкай" балалар бакчасында да "Әниләр бәйрәме" үтте.
-
Иске Кәшер үзешчәннәре Яхшыбайда концерт куйдылар
7 мартта Яхшыбай авыл клубында Иске Кәшер авылы үзешчәннәре бәйрәм концерты күрсәттеләр. Авыл халкына Алинә Сөләйманова, Руслан Харисов, Тәнзилә Әкселмәрданова үзләренең моңнарын бүләк иттеләр. Дилә Ибраһимова дәртле биюләре белән халыкны сөендерде. Гүзәлия Фәттахова эчтәлекле шигырьләре белән халыкның күңеленә үтеп керде. Бәйрәмнең бизәге булып нәни җырчылар Айнур Сөләйманов, Камилә Сираева һәм...
-
Карашай Саклауда кызлар "кыздырачак"
11 мартта 19.00 сәгатьтә Карашай Саклау мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең "Кызларның кызганнары" дип исемләнгән концерты булачак.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – гөмбә белән кыздырылган бәрәңге
Сезгә гөмбә белән кыздырылган бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: -бәрәңге - 5 данә; - зур суган - 1 данә; - сарымсак - 1 тырнак; - гөмбә - 300 грамм; - май - нинди булса да ярый; - тоз, борыч - тәм буенча. Зур табаны кыздырабыз, май салабыз. Бәрәңгене салам...
-
Сарысаз-Тәкермәндә "Дөнья күрке – хатын-кызлар!" дигән бәйрәм узды
Елмаеп,көлеп,безгә Кабат килде бәйрәм. Кояшлы көннәр котлый Язгы бәйрәм белән. Язгы матур бәйрәм хөрмәтенә Сарысаз-Тәкермән мәдәният йортында "Дөнья күрке - хатын-кызлар!" дигән бәйрәм кичәсе үтте. Кадерле хатын-кызларны котлап, җырлар, биюләр башкарылды һәм скетчлар күрсәтелде.
-
Яна һәм Самат Зәбировлар – Зур Нөркәйнең уң ягымлы һәм уңган үсмерләре
Сарманда үткән "Нәүрүз гүзәле" бәйгесендә финалга чыккан 13 кыз арасында Зур Нөркәй авылыннан Яна Зәбирова да катнашты. Бәйгенең барлык төр сынауларын да уңышлы үтеп, Яна "Иң ягымлы кыз" номинациясенең җиңүчесе булды. Күптән түгел генә үткән "Егет солтаны" бәйгесендә Янаның туганы Самат Зәбиров та уңышлы чыгыш ясап, "Иң уңган егет солтаны"...
-
Бүгенге табигать Сарман шагыйрьләрен дә илһамландыра
9 март иртән торсам, Агачларны бәс сарган. Әйтерсең лә, бар табигать Ефәк юрган ябынган. Кояшның да елмаюы Гадәтидән үзгәрәк. Җемелдәшкән ак бөртекләр Очкан кебек күбәләк. Бу күренеш көн дә булмый, Бер хозурланып калыйк. Табигать гүзәллегеннән Илаһи илһам алыйк. Сабый баладай шатланам Мондый матур мизгелгә. Бары тик аклыклар телим Чын күңелдән...
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында бәйрәмнәр бик күңелле үтте
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында бәйрәмнәр бик күңелле үтте. Беренче кечкенәләр төркемендә дә 8 Март бәйрәмен нәниләр, әниләренә бүләкләр ясап, көтеп алдылар. Әниләре белән төшкән карточкаларны кулланып, тәрбиячеләр белән берлектә, әниләргә багышланган стенд ясадылар. Минем әни бу дөньяның Иң чибәре, сылуы. Нинди бәхет - Һәр баланың Үз әние булуы!
-
Петровка Завод мәктәбе укучылары әниләренә үзләре ясаган открыткалар бүләк иттеләр
Петровка Завод мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары әниләрен үзләре ясаган открыткалар белән сөендерделәр.