8 декабрь 2016 яңалыклары
-
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина әти-әнисен "Сарман"га яздырды
Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. Акциягә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе...
-
Сарайлы мәктәбе укучылары Кыш бабайны каршы алырга әзер!
Сарайлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укучылары арасында "Кыш бабайны каршы алырга без әзер!" девизы астында остаханә оештырылды. Беренчеләрдән булып беренче сыйныф укучылары үз эшләрен күрсәттеләр.
-
Күтәмәле мәктәбе укучылары кошларны сыйладылар
Күтәмәле мәктәбе укучылары, канатлы дусларына булышу акциясендә катнашып, кошларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.
-
Александровкада Советлар Союзы герое Александр Казаковны искә алдылар
Бүген Александровка авылында Советлар Союзы герое Александр Казаковны да искә алдылар. Анда геройның каберенә тәкыялар салдылар. Чарада Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов, Әфган сугышы ветераны Рафаэль Газизуллин, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин һәм китапханәче Глүзә Әхәтова катнаштылар. Шулай ук укыгыз: Сарманда Батырлык дәресе үткәрелде
-
Район үзәк шифаханәсендә авыруларга тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелә
Бүген район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе членнары Кеше хокукларын яклау буенча райондагы вәкаләтле вәкиле белән берлектә үзәк шифаханәдә булдылар. Алар иң элек баш табиб белән очрашып, бүгенге көндә коллектив алдына куелган бурычлар, авырулар белән эш, табиблар белән тәэмин ителеш һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Аннан поликлиникада, балалар, терапия,...
-
Зур Нөркәй мәктәбендә коррупция каршы көрәш темасына класс сәгате үтте
7 декабрьдә Зур Нөркәй мәктәбенең 1-2 нче сыйныфларында "Коррупциягә каршы һәркем көрәшергә тиеш" дигән темага класс сәгате үтте. Анда балалар актив катнаштылар, күп әйберләрдән хәбәрдар булуларын күрсәттеләр.
-
Саклаубашта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кино күрсәттеләр
Кичә Саклаубаш мәдәният йортында "Сарман" кинотеатры мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә "Айсылу" дигән нәфис фильм күрсәтте.
-
Сарманда ике гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырдылар
Бүген Сарманда ике гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат тапшырдылар. Резеда Хаҗиева һәм Регина Сабирова быел икенче балаларын алып кайтканнар. Тантанада район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Юлия Исмәгыйлова һәм пенсия фонды идарәсе начальнигы Асыляр Харисов катнаштылар. Тулырак язманы район газетасының киләсе саннарыннан укый аласыз.
-
Илексаз мәктәбе укучысы Аида Байхуҗина "Глаголица" конкурсында катнашты
"Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе-2016" конкурсында без быел беренче тапкыр гына катнаштык. Быел бу премия халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Катнашучылар эшләре Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Әрмәнстан, Белоруссия, Украинадан да килгән. Ике яшь категориясенә (10-13 һәм 14-17) 6 номинациядә барлыгы 801 эш кабул ителгән! Оештыручылар түбәндәге номинацияләрне тәкъдим иткәннәр иде: рус телендә...
-
Петровка Завод балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына КВН ярышы үтте
Юл иминлеген тәэмин итү буенча район программасы нигезендә балаларга белем биру оешмаларында күп төрле чаралар үткәрелеп тора. 7 декабрьдә Петровка Завод авылы балалар бакчасында аның чираттагысы үтте. Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре белгечләре арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы (КВН) ярышы оештырылды. Балалар, 2 командага бүленеп, көч сынаштылар. Юл билгеләрен белү,...