8 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Карашай Саклауда яшәүче Хәмит абый сайлауга үзе рульдә килгән
Ир-ат кешенең руль артында йөрүе гадәти хәл булса да, Хәмит абый яшендәгеләр өчен сирәк күренештер, бәлки.
-
Бүген сайлау участоклары җыр-моңнан, дәртле биюләрдән тынып тормады
Сайлаучылар кайнар коймак, тәм-томлы чәй белән сыйландылар, рәхәтләнеп, биеп, җырлап күңел ачтылар.
-
Район сайлау участокларында волонтерлар эшләде
Алар сайлаучыларга электрон тавыш бирү җайланмаларында эшләү тәртибен өйрәттеләр.
-
Татарстанда сайлау участоклары ябык дип игълан ителде
“Төгәл мәгълүматлар иртәгә иртә белән билгеле булачак”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
-
Территориаль сайлау комиссиясендә сайлаулар нәтиҗәләрен кабул итү бара
Сайлау тәмамлануга 1 сәгать кала булган мәгълүматларга караганда, район халкының 90 проценттан артыгы сайлауларга килгән һәм үз тавышларын ышанычлы кандидатларга биргән.
-
Район халкы сайлауларда зур активлык күрсәтә
Җәлил поселогында да сайлау участокларында иртәдән җанлылык хөкем сөрде.
-
Сарманда яшәүче Нурсинә Вәлиева юбилеен сайлау участогында бәйрәм итте
Район халкының 74,6 проценты бу вакытка сайлау участокларына килеп, үзләре ышаныч белдергән кандидатларга тавыш бирде инде.
-
Районда сайлаучыларның 72 проценты тавыш биргән
Бүген районда 43 сайлау участогы эшли. Сайлаучылар исемлегенә барлыгы 26866 кеше кертелгән.
-
Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов туган ягында тавыш бирде
Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Эдуард Латыйпов туган ягында – Сарманның 2533 нче сайлау участогында тавыш бирде.
-
Мортамак авылының яшь сайлаучылары киләчәк өчен тавыш бирделәр
Киләчәк – яшьләр кулында.
-
Сарманлыларга Дамир абыйдан – сайлау бүләге
Районыбызның почетлы гражданины, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, язучы, шыгыйрь Дамир Гарифуллин бүгенге сайлауларда беренчеләрдән булып тавыш биреп кенә калмады, сарманлыларга сайлау бүләген дә юллады: сайлау турында шигырь язды.
-
Сайлаучыларның 56,1 проценты төшкә кадәр үз тавышларын биргән
Районда сайлаулар оешкан төстә һәм зур активлык белән бара.
-
Сарманның 2533 нче сайлау участогына халык актив килә
Сарманның 2533 нче санлы сайлау участогында 1401 сайлаучы теркәлгән.
-
Иске Имәндә йөзьяшәр әбиләр тавыш бирде
Иске Имәндә яшәүче 101 яшьлек Мияссәрә апа Шакирова, 96 яшьлек Фатыйма апа Гайнемөхәммәтова, күптән түгел 95ен тутырган Рәйсә апа Сибгатуллина, 90 яшьлек Лениза апа Хәйруллина сайлауга бергәләшеп үзләре килгәннәр.
-
“Сайлауларда катнашмый кала алмыйм”, - ди Мизхәт ага
Сарманда яшәүче һәм 97 яшен тутырып килүче сугыш һәм хезмәт ветераны Мизхәт ага Хәлимов “Сайлауларда катнашмый калмыйм”, - ди.