8 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Иске Минзәләбаш фермасында идән яңартыла
"Җәлил" агрофирмасының Иске Минзәләбаш товарлыклы-сөтчелек фермасында 200 савым сыерга исәпләнгән торак ремонтлана. Төзелеш эшчеләре идәннәрне цементлап, резин паласлар җәяләр.
-
Районда терлекчелек буенча август ае алдынгыларын бүләкләделәр
Бүген терлекчеләрне бүләкләүнең чираттагысы узды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова катнашындагы комиссия терлекчелек комплексларында, фермаларда булдылар, август ае нәтиҗәләре буенча алдынгыларга акчалата сертификатлар тапшырдылар. Терлекчелек комплексларында "Иң яхшы сыер саву операторы" номинациясендә: 1...
-
ҖОМГА КӨННЕ МӨСЕЛМАНГА НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ? (СОРАУ-ҖАВАП)
Җомга көнне нинди гамәлләр кылырга, нинди гамәлләр кылудан тукталып торырга? Россия ислам институты гуманитар кафедрасының өлкән мөгаллиме, "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Радик хәзрәт Зәбиров Интертат.ру электрон газетасына бу хакта сөйләде. Җомга көне мөселман культурасында бәйрәм көннәреннән санала. 1. Рамазан аеннан башка, бүтән айларда тота торган нәфел уразасын тотарга ярамый. 2....
-
Гөмбә яңгырлары ява
Сарманыбызда бүген ныклап яңгыр ява. Райондашларыбыз гөмбә җыярга өлгерделәр микән әле? Сездән фотоотчет көтеп калабыз.
-
Район басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Сезне 7сентябрьгә комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез:https://vk.com/doc200499291_450918665
-
Районда якшәмбе өстәмә сайлаулар үтәчәк
10 сентябрь көнне муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтәчәк. 5нче бермандатлы Түбән Ләшәү, 3, 5нче Ләке, 5нче Мортышбаш, 4нче Күтәмәле, 6,7нче Сулы-Саклау, 7нче Куҗак, 6нчы Чукмарлы, 3, 7, 14нче Җәлил округларында тавыш бирү иртәнге 7.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр узачак. Сайлауларга рәхим итегез!
-
Сарманлылар кышка әзерләнәме?
Җәйнең соңгы аена кердек. Яшелчә, җиләк-җимешләрнең өлгереп бетмәгәннәре өлгерергә, ә хуҗабикәләр шулардан кышка тәм-томнар әзерләп калырга ашыга. Сәхнә кешеләре дә, бу эштән читтә калмый, билгеле. Һәрберсенең үз рецепты, кышка әзерләнүенең үз сере бар. «Безнең гәҗит» йолдызлардан әнә шул серләре белән уртаклашуын сорады. «Сез кышка ничек әзерләнәсез? Нәрсәләр әзерлисез?» дигән сорауларга...
-
Яңа Имәндә төзекләндерү эшләре үткәрелгән
Яңа Имәндә гражданнарның үзара салым акчаларына урам утларын төзекләндерү эшләре үткәрелгән.
-
Редакциябез кунакларын бүген карбыз белэн сыйладык
Сарман мәгълүмат-мөхәррият узәгендә татлы-баллы карбыз белән сыйландык.Даими кереп йөрүчебез дә аннан авыз итте.
-
Гүзәл Удачина сәламәтлек саклау учреждениеләрендә булды
Кичә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина белән Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина районга эшлекле сәфәрләре кысаларында, халыкны кабул итү оештырганнан соң, http://sarman-rt.ru/component/k2/item/14629.html үзәк шифаханәдә булдылар. Алар балалар бүлегендә дәвалану шартлары белән таныштылар, балалар консультациясендә, бала тудыру бүлегендә...