8 май 2017 яңалыклары
-
Иске Кәшердә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм булды
Бүген Иске Кәшер авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм үтте. Укучылар "Үлемсез полк" акциясенә сугышта катнашкан әби-бабаларының фотолары белән чыкты. Анда сугыш тематикасына җырлар, шигырьләр яңгырады. Җирлек башлыгы Раян Дәүләтҗанов, депутат Нияз Гарипов, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина һәм ветераннар советы рәисе Зина Якупова котлау...
-
Азалакта Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан тантаналы кичә үтте
Бүген Азалак мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан тантаналы кичә үткәрелде. Тантанада тыл ветераннарын авыл жирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов, ветераннар советы рәисе Мөҗәлия Фәрдукшина, укучылар котладылар.
-
Яңа Имән авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте
Бүген авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинглар үтә. Яңа Имән авыл җирлегендә дә тантана матур үтте. Ветераннар, килгән кунаклар хөрмәтенә изге теләкләр яңгырады, җырлар, биюләр башкарылды. Тыныч көннәребез хакына яу кырында ятып калганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, һәйкәлгә такыялар куелды.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – әфлисун, күрәгә һәм кедр чикләвекләреннән кекс
Сезгә әфлисун, күрәгә һәм кедр чикләвекләреннән кекс рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - он - 200 грамм; - ак май - 190 грамм; - эре әфлисун - 1 данә; - кедр чикләвекләре - 3 уч; - күрәгә - 2 уч; - тавык йомыркасы - 2 данә; - көрән шикәр -...
-
Сарманда "Үлемсез полк" маршы үтәчәк
9 майда республиканың барлык шәһәрләрендә, район үзәкләрендә «Үлемсез полк» маршы узачак. Башкалада ул үзәктән - Карл Маркс, Лобачевский урамнарыннан башланып, Черек күл буеннан,Кремль урамыннан үтеп,Меңьеллык мәйданында тәмамланачак. Акциядә республикадан 100000 кеше һәм туристлар катнашыр дип көтелә. Маршрут ике километрга сузыла, аның башлану вакыты 15.00 сәгатькә планлаштырылган. Бөек Ватан сугышында илебез...
-
Карашай Саклау мәктәбе укучылары ветераннарга открыткалар ясадылар
Карашай Саклау мәктәбе укучылары 9 Май бәйрәменә оста куллар түгәрәгендә ветераннарга матур открыткалар ясадылар.
-
Иртәгә Карашай Саклау һәм Шәрләрәмә авыллары зиратларында өмәләр узачак
Иртәгә, 9 майда, Карашай Саклау һәм Шәрләрәмә авыл зиратларында өмәләр уздырыла. Балта, пычкы, тырма кебек эш кораллары алып килү сорала. Өмәләр 8.00 сәгатьтә башлана. Авылдашларын, читтә яшәүче якташларын өмәләргә көтеп калалар.
-
Район хакимиятенең беренче башлыгы Нәкыйф Вәлиевка Рәхмәт хатлары тапшырылды
Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен хезмәт ветераны Вәлиев Нәкыйф Фатих улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.Аңа шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Сарманда үтәчәк Җиңү бәйрәменең программасы
9 майда район үзәгендә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан узачак чаралар Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан котлаулар, чыгышлар - 9.10 Парад - 9.35 Ретро машиналар, автоколонна йөреше - 9.40 Оешмалар, учреждениеләр, мәктәпләр коллективлары колонналарының тантаналы йөреше - 9.50 Мәңгелек ут янында митинг - 10.00 Мемориалның пушка куелган өлешен ачу - 10.20...