8 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Район янгынчылары йортны саклап кала алганнар
Янгынчылардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәйрәм, ягъни 1-8 январь көннәрендә, Иске Минзәләбаш авылында булган янгынны исәпкә алмаганда, районда хәл чагыштырмача имин булган, зур янгын очраклары күзәтелмәгән. Иске Минзәләбашка килгәндә, 2 январь көнне иртәнге бишләр тирәсендә берәүнең мунчасында янгын чыга. Сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу. Бәла-каза урынына янгынчылар тиз арада...
-
Сарманлыларның балаларга карата аеруча игътибарлы булуы сорала
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 1-8 январь көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме алу өчен бүлеккә дистәләгән кеше мөрәҗәгать иткән. Ике дистәдән артык кешегә - кул-аяклары сыну, сугылу, бәрелү, 1 кешегә - өшү, 2 кешегә - эт тешләү, 2 кешегә пешү сәбәпле медицина ярдәме кирәк булган. Пешүчеләрнең...
-
Сөлектә каникуллар күңелле үтә
Авыл мәдәният йортында балалар өчен "Тагын килгән Кыш бабай" исемле чыршы бәйрәме узды. Балалар шулай ук тау шуарга бардылар, авыл кешеләрен Яңа ел белән котладылар, алар белән якыннанрак таныштылар, кышкы авыл белән хозурландылар. Сөлеклеләр үзләре дә бәйрәм кәефе тудырырга осталар. Берәүләр йортлары янына да кар сыннары ясаганнар, икенчеләре чыршы бизәгәннәр....
-
Ятим балаларны уллыкка-кызлыкка алу өчен документлар тапшыру тәртибе гадиләштерелде
Шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ятим балаларны уллыкка-кызлыкка һәм опекага алу өчен кирәкле гаризалар һәм документлар тапшыру тәртибен гадиләштерү турындагы карарга кул куйды. Шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Процедураны җиңеләйтү өчен хәзер гражданнарга кайбер документларны...
-
РАЙОНДАШЫБЫЗ КЛАРА БУЛАТОВА
Ике байлыгым бар: автографлы китаплар һәм хәтер Минем телем бик иртә ачылган. «Үзем» дигәнмен беренче сүз итеп. Укыганда, студентлар арасына китап чыгарган бердәнбер кеше мин идем. Китапларның гонорар акчасын бөтен группадашларым белән ресторанда бетерә идек. Башка вакытта минем кесәдә 34 тиен акча була иде, 12 тиенен әбәткә тота идем: 4...
-
Шәрләрәмәдә хоккей сезоны ачылды
Кичә, 7 гыйнвар көнне, Шәләрәмә авылы хоккей кортында сезон ачу ярышлары булды. Анда Шәрләрәмә һәм Петровка авылы жыелма командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә унга җиде исәбе белән Шәрләрәмә командасы җиңү яулады. Егетләргә җирлек башлыгы кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.