7 декабрь 2016 яңалыклары
-
Сарманның "Шәфкать" үзәгендә "Мөмкинлекләре чикле – тырышлыклары чиксез" дигән кичә узды
Бүген Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар декадасы уңаеннан "Мөмкинлекләре чикле - тырышлыклары чиксез" дип исемләнгән кичә үтте. Ул Сарман авылыннан уңган, булган Фирдания һәм Өлфәт Габделхаковлар, Анна һәм Илнар Алтыновлар гаиләләренә багышланды. Очрашуда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова катнаштылар....
-
Сарман пенсионерлары 5000 сум бер тапкыр бирелүче пенсия түләве алачаклар
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия пенсионерларына 5000 сум күләмендә бер тапкыр түләнүче акчалар турында федераль канунны имзалады. Бер тапкыр бирелүче акчалар 2017 елның гыйнвар аенда Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче, 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы гражданнарга түләнәчәк. Гариза бирү өчен Пенсия фондына килеп йөрү кирәкми, акчалар пенсионерның идарәләрдә...
-
Коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысаларында Илексаз мәктәбендә чаралар үтте
Коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысаларында Илексаз мәктәбендә бик күп чаралар узды. Башлангыч сыйныф укытучылары рәсем ясаттылар. Балалар, "коррупция" сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын алып торуы хакында фикер алышкач, үзләренең әйтәсе килгән фикерләрен рәсемгә төшерделәр. Шулай ук участок инспекторы Радик Шәмсиев бу темага укучылар алдында чыгыш ясады. Бигрәк...
-
Сарманда Батырлык дәресе үткәрелде
Бүген район мәдәният йортында район үзәге мәктәпләре укучылары һәм Сарман аграр көллияте студентлары өчен Батырлык дәресе үткәрелде. Аны Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов алып барды. Ул батырлык һәм батырлар турында сөйләде. Чарада Әфган сугышы ветераны Рафаэль Газизуллин катнашты, Әфган сугышы хатирәләре белән уртаклашты.
-
"Абунә ункөнлеге"ндә район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
1 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр «Абунә ункөнлеге» үткәрелә. Бу вакыт аралыгында район газетасына очсызрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз, Хөрмәтле газета укучылар. «Сарман»га язылу бәясе - 543 сум 42 тиен, «Новый Сарман»га - 305 сум 64 тиен.
-
Районда "Снегоход" операциясе узачак
Сарман районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге 9 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр "Снегоход-2016" профилактик операциясе үткәрәчәк. Аның максаты - машиналардан файдаланганда техник торышы юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау. Чаралар барышында төп игътибар кар машиналарының теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай...
-
Илексаз мәктәбендә Ватан каһарманнарын искә алдылар
9 декабрь Ватан каһарманнары көне яки Георгий кавалеры көне буларак билгеле. Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Тарих укытучысы Рәмзия Салихова 5-9 нчы сыйныф укучыларына ачык класс сәгате уздырды. - Бабайларыбызның яу кырында кылган тиңдәшсез батырлыклары барыбызга олы үрнәк. Без - аларның балалары, оныклары, сез - бүгенге мәктәп укучылары,...
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге игълан иткән "Онытылмаслык мизгел" конкурсы дәвам итә
Дуслар! Без ноябрь аенда "Онытылмаслык мизгел" дигән конкурс игълан иткән идек. Аның шартлары белән сылтама буенча үтеп таныша аласыз. Берничә катнашучыбыз бар, тик, шулай да, сездән активлык сорала. Конкурс әлегә дәвам итә, кушылыгыз!