7 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Шәрләрәмә авыл җирлегендә "Бергә булыйк, бердәм булыйк" дигән концерт узды
Халыклар бердәмлеге көне Шәрләрәмә авыл җирлегендә гөрләп узды. Сөлек һәм Шәрләрәмә авылы үзешчәннәре берләшеп, ике авылда да "Бергә булыйк, бердәм булыйк" исемле ял концерты күрсәттеләр. Программа җыр-бию, уеннар, этюдларлардан төзелгән иде. Халык бик ошатты, авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина үзешчәннәргә җылы сүзләр җиткерде.
-
10 ноябрьдә район Советының чираттагы утырышы үтәчәк
10 ноябрь көнне район Советының чираттагы утырышы була. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралачак: 1. 2017 елга, шулай ук 2018 һәм 2019 елгы план чорына Сарман муниципаль районының социаль-экономик үсеше фаразы турында. 2. 2017 елга, шулай ук 2018 һәм 2019 елгы план чорына беренче укылышта Сарман муниципаль районының бюджет проекты турында. Район...
-
Сарманлылар Октябрь революциясе көненә багышланган открыткаларны хәтерлиләрме?
7 ноябрьдә Октябрь революциясе көне билгеләп үтелә. Аңа багышланган төрле матур открыткалар да бар. Ә сез аларны хәтерлисезме? Әгәр җавабыгыз "Юк" булса, хәтерегезне яңартыр өчен сезгә открыткаларны тәкъдим итәбез. "Все праздники" төркеменнән фотолар
-
Район халкы көзге бозда сак булырга тиеш
Ел саен көзге-кышкы сезонда республика сулыкларында, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнлектән, уннарча кешеләрнең, шул исәптән балаларның гомерләре өзелә. Көзге боз ноябрьдән декабрьгә кадәр, ягъни дәвамлы салкыннар башланганчы ныклы булмый. Төнлә зур булмаган йөкне күтәрә алса да, көндез аның аша саркып чыккан сулар нәтиҗәсендә ул җылына һәм булган ныклылыгын да югалта. Шуңа күрә...
-
Район командасы волейбол ярышларында дүртенче булды
5-6 ноябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында зур районнар арасында волейбол ярышлары үтте. Анда 18 район командалары катнашты. Турнирда Сарман районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Безнекеләргә призлы урын алыр өчен аз гына җитмәде - өченче урын өчен уенда Саба районы командасы көчлерәк булып чыкты. Нәтиҗәдә Сарман районы командасы...
-
Район Советында киңәшмә үтте
Район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмәнең эшлекле өлешенә керешкәнче, Фәрит Мөнәвирович Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргәт Хөснетдиновны туган көне белән тәбрикләде, истәлек бүләге тапшырды. Киңәшмәнең беренче көн тәртибе буенча салым түләүдәге әҗәтләр буенча сүз барды. Әлеге сорау буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең...
-
Өчөйле Саклауда "Көз гүзәле" бәйгесе үтте
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында кызлар катнашында "Көз гүзәле" бәйгесе үткәрелде. Бәйге арасында кечкенәләр катнашында көзгә багышланган җырлар, биюләр башкардылар. Бәйгене Рамил, Камил, Камилә алып бардылар. Кызлар үзләре белән матур итеп таныштыдылар, табышмакларга җавап бирделәр, күз бәйләп көзге рәсем ясадылар, көзге яшелчәләрдән ясалган салатларның рецепларын аңлаттылар, әдәби конкурста, кыршау әйләндерүдә...
-
Азалакта теннис ярышы узды
Азалак мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан авыл яшьләре белән теннис ярышы оештырдылар. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1. Луиза Мөхетдинова. 2. Станислав Харисов. 3. Алсу Харисова.