7 октябрь 2015 яңалыклары
-
Сарманда Мәдинә Маликова белән очрашу үткәрелде
Бүген, 7 октябрь көнне, район үзәгендәге "Сарман" кинотеатрында якташыбыз - күренекле татар язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликова белән очрашу үткәрелде. Аның белән бергә Сарман төбәгенә иҗатташ дуслары Рәмис Аймәт, Факил Сафин да килгән иде. Очрашуда язучының туганнары, районның әдәбият сөючеләре һәм башкалар катнаштылар....
-
Сарманда ЮХИДИ рейды үтә
Бүген Сарманда юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны һәм аларны бозган өчен штрафларны түләмәүчеләрне ачыклау буенча ЮХИДИ рейды үтә. Анда район ЮХИДИ бүлекчәсе, суд приставлары, ведомстводан тыш сак хезмәте, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре һәм участок уполномоченныйлары чыктылар. Хәзерге вакытта рейд дәвам итә.
-
Сарманда кино ветераннары бүләкләнде
Киноучреждение җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов кино хезмәте ветераннарының өйләрендә булып, аларны Өлкәннәр көне белән котлады. Ул Альбина Яруллина, Мансур Хөснетдинов, Фәхерлеҗинан Мөхәммәтҗанова, Кыям Ризатдинов, Мөгаллимә Гаделшина, Роза Фәрхетдинова, Алира Солтанова, Гөлия Хәмидуллина һәм башкаларга, саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык теләп, киноучреждение коллективы исеменнән акчалата бүләкләр тапшырды. Мансур абыйга ул Люция Зиннурованың «Әйтер сүзем...
-
Районда пенсионерларга бүләкләр таратылды
Районыбызның 319 пенсионерына Өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр тапшырылды. Әлеге бүләкләр эшләп чыккан оешмасы таралган пенсионерларга таратылды. Күчтәнәчләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов әзерләделәр. Бүләкләрне ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте өләште. Өлкәннәр искә алуга бик сөенделәр, оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.
-
Сарманда өлкәннәр өчен Бердәм бушлай юридик ярдәм һәм хокукый белемнәр көне үткәреләчәк
9 октябрьдә өлкәннәр өчен Бердәм бушлай юридик ярдәм һәм хокукый белемнәр көне үткәрелә. Алар үзләрен кызыксындырган сораулар белән 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенең «Сарман» кинотеатрында урнашкан кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Биредә өлкәннәрне нотариус, адвокат, район Советының һәм Башкарма комитетның юристлары кабул итәчәк.
-
Район делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша
Бүген Казанның «Корстон» кунакханә комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара уза. Анда Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә безнең район вәкилләре дә катнаша.
-
Районда әҗәтләрне җыеп алу буенча айлык бара
2 октябрьдә Сарман Пенсия фондында суд приставлары белән берлектә шәхси эшмәкәрләрдән Пенсия һәм медицина иминиятләре фондларына әҗәт җыеп алу буенча айлык үткәрү турында киңәшмә узды. Киңәшмәдә 3 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр арада айлыкны оештыру мәсьәләләре каралды. Бу чорда суд приставлары белән берлектә базар һәм сату нокталарына чыгу, әҗәтлеләрнең транспорт чараларын...
-
Районда атна шәхесләре – Раил Габдрахманов, Ирина Кәлимуллина һәм Данияр Якупов
Раил Габдрахманов Габдрахманов Раил Мизхәт улы 1964 елда Боламык авылында туа. Хезмәт юлын 1987 елда, А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтын тәмамлап, КамАЗда инженер-технолог булып эшләп башлый. 1991 елда Сарман торак-коммуналь хуҗалыгына мастер итеп күчерелә. Белемле, принципиаль, оештыру сәләтенә ия булуы аңа «Нур» торак милекчеләре ширкәтен, районның идарәче компаниясен уңышлы җитәкләргә...
-
Районда беренче кар төште
Быел табигать үз хикмәтләрен күп күрсәтте. Алар әле хәзер дә дәвам итә. Бер атна элек кенә "әбиләр чуагы" булса, кичә коеп яңгыр яуды, бүген бөтенләй кар төшкән. Әлбәттә, ул озакка түгелдер, тик шулай да. Сынамышлар буенча, димәк, кырык көннән чын кар ятачак. Ә хәзерге һава торышыннан хәтта үрдәкләр аптырашта.