7 октябрь 2014 яңалыклары
-
Район участковые Радик Шәмсиев Бөтенроссия конкурсының икенче этабына үтте
Бүген "Народный участковый" Бөтенроссия конкурсының икенче этабы башланып китте. Сарман районыннан икенче этапка полиция капитаны Радик Шәмсиев үтте. Тавыш бирү өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы рәсми сайтына әлеге сылтама буенча үтәргә кирәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүче Республиканы федераль дәрәҗәдә тәкъдир итәчәк. Катнашучылар анкетасы
-
Җәлилдә булган юл һәлакәте буенча административ тикшерү бара
23 сентябрьдә Җәлил бистәсендә 16:45 сәгатьтә ВАЗ-21093 автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм укучы баланы бәрдерә. Бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган була. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә укучы бала уң аяк буынын имгәтә һәм Җәлил хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта әлеге юл һәлакәте буенча административ тикшерү бара. Юл һәлакәтенең шаһитлары булса, район...
-
Сарманда чакыру комиссиясе җыелды
Бүген Сарман авылы Хәрби комиссариат бинасында чакыру комиссиясе җыелды. Хезмәт итәргә яраклы яшь егетләр армия сафларына чакырылулары турында белдертелделәр. Булачак солдатларга октябрьдә үтәчәк чаралар турында әйтелеп узды. Егетләр Сарман муниципаль районы башлыгының тантаналы котлавына чакырылдылар. Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.
-
Сарманда яшәүче Зәкия Исламовага 95 яшь тулды
Сарман авылында яшәүче Зәкия Шакирҗан кызы Исламова 2 октябрь көнне олуг юбилеен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды. Тыл һәм хезмәт ветераны Зәкия әби гомере буе Сарман икмәк комбинатында кочегар булып эшли. Тормыш иптәше Әкрам белән ике кыз һәм бер ул үстерәләр. Бүгенге көндә улы Ринат һәм килене Ирина тәрбиясендә...
-
Сарман районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Баулыда дүртенче булды
2-3 октябрь көннәрендә Баулы шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре III спартакиадасының зона этабы үтте. Анда Баулы, Сарман, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютаза районнары муниципаль хезмәткәрләре футбол, волейбол, бадминтон, шахмат, баскетбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика ярышларында көч сынаштылар. Безнең район алган урыннар Футбол - 4 Волейбол -...