7 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Район мәктәпләрендә игелек акцияләре үткәрелде
Билгеле булганча, 5 сентябрьдән 11 енә кадәр республикада "Шәфкатьлелек атнасы" игълан ителгән иде. Бу акциядән безнең район, шул исәптән мәктәпләр дә читтә калмады - атналыкта мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү, бер-береңә игелек кылу буенча төрле чаралар үткәрелде. 6 сентябрь көнне Сарман гимназиясендә Дуслык көне үткәрелде. Һәркем бер-берсенә карата нинди дә булса...
-
Район халкының минималь хезмәт хакы артачак
Россиядә минималь хезмәт хакы күләме артачак. Аны 7500 сумнан 8800 сумга кадәр күтәрәчәкләр. Үзгәреш 2017 елның 1 январеннан гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец белдерде. www.almet-rt.ru/
-
Сарманлылар грипптән саклану чараларын алдан күрергә тиешләр
Республикада гриппка каршы прививка кампаниясенә старт бирелде, вакцинаның беренче партиясе - 416 мең доза кайтарылды. Районда бу кампания ничек үткәреләчәк? Әлеге сорау белән район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Булат Шәймәрдановка мөрәҗәгать иттек. - Быелгы грипп сезонында район халкының 40 процентына вакцинация үткәрү планлаштырылды. Бу эпидемияне булдырмаска, мөмкин кадәр күбрәк кешенең сәламәтлеген...
-
Сарманның Татар Илеге елгасы буенда ял паркы ачылачак
10 сентябрьдә Сарман авылының Татар Илеге елгасы буенда ял паркы ачылачак. Тантаналы чара 10.00 сәгатьтә башланачак. 10.30 сәгатьтә мәдәни-күңел ачу чаралары старт алачак. Алар арасында - викториналар, «Ачык микрофон», фольклор коллективлар чыгышлары һәм башкалар. Шул ук вакытта асфальтта рәсем ясау башлана, спорт чаралары үтәчәк. Теләгәннәр ГТО нормаларын тапшырып карый алачаклар....
-
Сарманда светофор эшли башлады
Сарман урта мәктәбе яныннан үтүче төп юлга светофор урнаштыру турында без хәбәр иткән идек. Бүгеннән ул эшли башлады. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрегез, хөрмәтле дуслар!
-
Район халкы Африка чумасыннан сакланырга тиеш
Татарстан Республикасы буенча "Россельхознадзор" идарәсе август аенда Чувашия республикасында Африка чумасы очрагы расланганлыгын хәбәр итә. Авыру чыганагыннан 100 километр радиуста Татарстанның Чүпрәле һәм Кайбыч районнары урнашкан. Ел башыннан алып бу мәкерле авыру Россиянең 21 субъектында 168 тапкыр "баш калкыткан". Африка чумасы - йорт дуңгызларында һәм кыргый кабаннарда була торган югары...
-
Сарман матбугат үзәге кышка рецептлар тәкъдим итә
Желатиндагы помидорлар Газетаның бүлек мөдире Зөлфия Шәриповадан рецептлар: Мондый помидорларны әзерләү өчен, аларның вагракларын алам. Алар "шартламыйлар" һәм банкада эреләренә карый матуррак та күренәләр. Желеда йомшармыйлар, йөзеп йөрмиләр, тиреләрен "салмыйлар", бераз татлы тозлы тәм алалар. 1 литрлы банка өчен ярты суган, 1-2 тырнак сарымсак, 5 бөртек хуш исле борыч, 2...
-
Райондашыбыз Ринат Сәгъдәтов – республикада алдынгылар рәтендә
Сәгъдәтов Ринат Флер улы үзенең хезмәт юлын 1992 елда «Якты көн» күмәк хуҗалыгында шофер булып башлый. Ягулык-майлау материаллары ташу машинасында да эшли, куәтле «КамАЗ» ларда да. 2002 елда исә ул машина рулен трактор, комбайн штурвалына алыштыра һәм моңа бер дә үкенми. Туган ягы басуларында эшләп, табыннарыбыз муллыгы булдыруга үзеннән өлеш...
-
Район оешмалары "Игелек энергиясе" конкурсында грантлар оттылар
Нефтьчеләрнең киң масштабта хәйрия эше алып баруы турында күреп, ишетеп торабыз. Социаль объектлар төзү, төзекләндерү, талантлы балаларны барлау, үстерү, аз тәэмин ителгәннәргә төрле яклы ярдәм күрсәтү, спортны, аеруча балалар спортын, җәелдерү, дини, мәдәни учреждениеләргә булышлык итү - болар барысы да регионның социаль үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән, һәм без аларны үзебезнең...