7 май 2020 яңалыклары
-
Ленин урамында юллар ремонтлана
Бу көннәрдә район үзәгенең Ленин урамындагы юлларда агымдагы ремонт эшләре бара – асфальтта барлыкка килә башлаган ярыкларга санация үткәрелә.
-
«Китап» радиосында яңгыраячак әсәрләр тыңлаучылар теләге буенча сайланачак
Әлеге хәбәрне «Татмедиа» җәмгыятенең телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов җиткерде. Чөнки, аның сүзләренә караганда, радиода бер интонациядәге текстны 3-5 минуттан да артык тыңлавы авыр.
-
Бакыйлыкка 150 кеше күчкән
Май бәйрәмнәре көннәренең берсендә без төркемдәшләребезгә “Ел башыннан алып 5 майга кадәр районда 116 бала туган” дип хәбәр иткән идек.
-
“Җиңү тәрәзәләре” акциясенә сез дә кушылыгыз
Өйдә торган вакытта бу акциягә кушылу өчен мөмкинлекләр дә арта. Моның өчен яшәгән йорт яки фатир тәрәзәләрен балалар белән берлектә “Рәхмәт” сүзләре һәм җиңү темасына ясалган рәсемнәр белән бизәргә генә кирәк.
-
“Җиңү хаты” язып салырга онытмагыз, дуслар!
9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан “Җиңү Хаты” партия проекты старт алды. Ул “Рәхмәтеңне шәхсән белдер” девизы астында үтә. Теләгән һәркем акция кысаларында фронтта булган, яу кырында батырларча көрәшкән әти-бабайларына, туганнарына, авылдашларына, тылда хезмәт иткән әни-әбиләренә хат язып, йөрәк җылысын, рәхмәт хисләрен белдерә ала.
-
Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик итә
Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар!
-
“Җиңү уты”н сарманлылар да кабыза ала
“Җиңү уты” - “Бердәм Россия” партиясе проектларның берсе.
-
Сарманлылар өйдәге кырмыскалардан ничек котыла ала?
Кырмыскаларны канәфердән (гвоздика) ясалган эфир мае куркыта.
-
“Җиңү көне” җырын төрле телләрдә җырлыйк
Әлеге проектның авторы – бердәмроссиялеләр. Проект кысаларында “День Победы” – “Җиңү көне” җырын Рәсәйнең, СССРның барлык халыклары телләрендә башкару планлаштырыла. ДИКТАНТПОБЕДЫ.РФ сайтында җырның тексты урнаштырылачак.
-
Мотоблоклы буласыгыз килсә, газетага язылыгыз!
2020 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар өчен “ТАТМЕДИА” җәмгыяте бик күп төрле кыйммәтле бүләкләр әзерләде. Сез дә аларга ия була аласыз, хөрмәтле райондашлар.