7 май 2016 яңалыклары
-
Янурыс һәм Каташ Каран авылларында Җиңү бәйрәмен билгеләп үттеләр
Бүген район авыл җирлекләрендә Җиңү көненә багышланган чаралар үтте. Фотоларда - Янурыс һәм Каташ Каран авылларында үткән бәйрәмнән күренеш.
-
Иске Кәшердә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм булды
Бүген Иске Кәшер авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы үтте. Анда сугыш тематикасына җырлар, шигырьләр яңгырады. Җирлек башлыгы Раян Дәүләтҗанов, депутат Нияз Гарипов һәм ветераннар советы рәисе Зина Якупова котлау сүзләре ирештерделәр. Соңыннан чәй табыны оештырылды. Ямьле бәйрәмнән барысы да канәгать калды.
-
Сарманда үтәчәк "Үлемсез полк" акциясе маршының вакыты үзгәртелде
Дуслар! Сезгә Сарманда Җиңү бәйрәмендә узачак чаралар программасындагы үзгәреш турында хәбәр итәбез. "Үлемсез полк" акциясе маршы 8.40 сәгатьтән 15.00 сәгатькә күчерелде. Бу - Бөтенроссия акциясенең бердәм вакыты. Чаралар программасы
-
Зур Нөркәйдә "Тынычлык күгәрчене" дигән акция узды
"Без сугыш теләмибез! Безгә тынычлык кирәк!" дигән девиз астында Зур Нөркәй урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары "Тынычлык күгәрчене" дигән акция уздырдылар. Укучылар, бөтен җир шарында тынычлык булуын теләп, авылдашларыбызга үз куллары белән ясаган ак күгәрченнәр бүләк иттеләр.
-
Сарманга Гөлдания Хәйруллина килә
Иртәгә, 8 майда, үзәк ял паркында бәйрәм чаралары булачак. 18.00 сәгатьтә якташыбыз Гөлдания Хәйруллина концертын тамаша кыла аласыз. 20.00 сәгатьтә дискотека башлана.
-
Районда кызлар күбрәк туа
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда ел башыннан 114 туу, 166 үлем теркәлгән. Туган балаларның 50се - малайлар, 64е - кызлар. Узган елда шушы чорда 111 бала туып, аларның 56сы - кызлар, 55е малайлар булган. Быел туган балаларның 33е - гаиләдәге беренче бала, 43е - икенче. 24е...
-
"Сарман" радиосы хәбәрләрне оператив ирештерә
Бүген - 7 майда Радио көне билгеләп үтелә. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең радиотапшырулар бүлеге үз тыңлаучыларына ил-көн хәбәрләрен вакытында җиткерү, район тормышы, соңгы яңалыклар белән таныштыру өчен тырышлык куя, аның һәр рубрикасының үз аудиториясе бар. Сарман радиосын 107,8 FM ешлыгында күрше-тирә районнарда да тыңлыйлар. Хезмәттәшләребезне, радио ветераннарын, хәбәрчеләрне һөнәри бәйрәм белән...