7 апрель 2017 яңалыклары
-
Сарайлы мәктәбендә "Таза тешләр – сәламәтлек нигезе" дигән дәрес үтте
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Сарайлы авылы мәктәбендә авыл шәфкать туташы Гөлфия Нәбиуллина һәм авыл китапханәчесе Зәнфирә Габдрахманова катнашында "Таза тешләр - сәламәтлек нигезе" дигән дәрес үткәрелде. Балалар тешләрне ничек тәрбияләу турында ъзләре тәфсилләп сөйләделәр.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә санитар сәгать үтте
Бүген "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә санитар сәгать үтте. Бөтен эшкә яраклы коралларны алып, өмәгә чыктык. Бозны чаптык, карны, иртәрәк җебесен дип, тараттык.
-
Сарман районы егетләре – иң сәләтле һәм сөйкемле егетләр
5 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә "Татар егете-2017" республика конкурсының финалы узды. Анда 15-23 яшьлек 8 егет җыр-биюдә һәм башка осталыкларын күрсәттеләр. "Челнинские известия" газетасы "Тамашачылар симпатиясе призы" номинациясендә җиңүчене бүләкләде. Безнең район егетләре уңышлы чыгыш ясадылар. Ләшәү Тамак авылыннан Айнур Корбыев - "Иң сәләтле егет", Петровка Завод урта гомуми белем...
-
Сарайлы мәктәбендә "Петербург, без сезнең белән!" акциясе үтте
3 апрельдә Санкт-Петербург шәһәрендә булган теракт корбаннарын искә алып, Иске Кәшер мәктәбе филиалы - Сарайлы мәктәбендә "Петербург, без сезнең белән!" акциясе узды. Анда 1-9нчы сыйныф укучылары катнашты. Акцияне мәктәп директоры Алмаз Галәлиев уздырды.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – гөмбә һәм сыр белән пешерелгән бәрәңге
Сезгә гөмбә һәм сыр белән пешерелгән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: пешкән бәрәңге - 8 данә; сыр - 150 грамм; ак май - 150 грамм; сарымсак - 6 тырнак; 25% каймак - 4 аш калагы; яңа шампиньоннар - 200 грамм; бри сыры - 2 данә; яңа укроп, тоз -...
-
Сарман кызы Диана Ризатдинова беренче тапкыр сәхнәгә чыгуында өченче урын алды
"Җырлы балачак илендә" VIII район талантлы балалар фестиваленең гала-концертында Сарман кызы Диана Ризатдинова беренче тапкыр сәхнәгә чыкты. Ул "Нәфис сүз" номинациясендә өченче урынны яулады
-
Иртәгә Сарманда өстәл теннисы буенча шәхси район чемпионаты үтәчәк
Иртәгә - 8 апрельдә Сарман гимназиясе спорт залында өстәл теннисы буенча шәхси район чемпионаты булачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Җирәбә салу - 9.30, катнашучылар парады - 10.00 сәгатьтә. Ярышларның нигезләмәсе