7 апрель 2016 яңалыклары
-
Сарайлыда Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча ярышлар үтәчәк
Иртәгә, 8 апрельдә, Сарайлы авылы мәдәният йортында 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча X шәхси-команда ярышлары үтәчәк. Башлану вакыты - 10.00 сәгать. Ярышларның төп хөкемдары һәм аларны оештыручы - Нәркиз Мөхәммәтов. Ярышларга хәзерлек һәм аларны үткәрү белән җитәкчелек яшьләр эше, спорт...
-
Район мәктәпләрендә "Без ГТОга әзер!" акциясе кысаларында төрле чаралар узды
Бүген район мәктәпләрендә «Без ГТОга әзер!» Бөтенроссия акциясе кысаларында төрле чаралар үтте. Дәресләр, класс сәгатьләре уздырылды, рәсем, стена газеталары конкурслары оештырылды, теләгәннәр ГТО нормативларын тапшырып карадылар.
-
Әлмәт театры артистлары Сарманда "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклен күрсәтәчәкләр
13 апрельдә район мәдәният йортында Әлмәт драма театры артистлары безне иң шәп спектакльләренең берсе - "Диләфрүзгә дүрт кияү" белән сөендерергә булдылар! Алай гына да түгел, комедиядә талантлы яшьләр - якташларыбыз Рузилә Шәймөхәммәтова һәм Раушан Мөхәммәтҗанов да катнашалар. Шулай ук ТНВ каналында Габдрахман Әпсәләмов романы буенча куелган "Ак чәчәкләр" фильмындагы төп...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Ташбака" салаты
Сезгә "Ташбака" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 2 данә; - әче алма - 2 данә; - башлы суган - 1 баш; - йомырка - 3 данә; - тавык түшкәсе - 2-3 данә; - каты сыр - 150-200 грамм; - әстерхан чикләвеге - 100 грамм; - майонез...
-
Дүсем авылында "Мөнәвәрә" мәчетенә ремонт ясадылар
Шәфкатьлелек атнасы кысаларында мәктәп, китапханә, мәдәният йорты, медпункт һәм авыл җирлеге коллективлары Дүсем авылында урнашкан "Мөнәвәрә" мәчетендә ремонт ясауда булыштылар.
-
Сарманлылар сәламәтлекләре турында уйларга тиеш
Бүген, 7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Без моның турында алдан искәрткән һәм сораштыру үткәргән идек. Аның нәтиҗәләре безне аптырашта калдырды. Сораштыруда катнашучылар күп булмаса да, 62,5 процент кеше сәламәтлеге турында бөтенләй уйламый булып чыкты. Зарарлы гадәтләре булмау үзе сәламәтлек саклау булып тора дип санаучылар 25 процент тәшкил итә....
-
"Иң матур кош оясы". Иске Кәшер мәктәбе укучылары
Иске Кәшер урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары үз куллары белән ясаган сыерчык оялары белән "Иң матур кош оясы" конкурсында катнашырга телиләр. Алар "канатлы дусларыбыз без ясаган ояларны яратырлар, оя корырлар", дип ышанып калалар.