7 февраль 2020 яңалыклары
-
Ни өчен үзеңне үзең кытыклап булмый?
Үз-үзебезне никадәр генә кытыкласак та, кытык килми. Ник икән? Моңа кече ми (мозжечок) сәбәпче. Ул безнең үзебезгә үзебез кагылганны, курыкыныч янамаганны “аңлый” һәм баш миенең башка өлешләренә дә бу тырда хәбәр җибәрә.
-
Марат Әхмәтов районның крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлекләре белән танышты
Кичә - 6 февральдә районга эшлекле визиты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты.
-
Азалак мәктәбендә укучылар үзләренең нәсел агачының үсү тарихын беләләр
Ата-бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына халык шәҗәрә аркылы инанган. “Җиде бабаңны белү фарыз”, “Олыларны олылау , туган –тумачаңны, нәсел- нәсәбеңне белү фарыз ”,- дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару, туган җиреңнең, халкыңның тарихын белү зарури.
-
Сарман егете Илмир Саматовның җырлаганын ишеткәнегез бармы?
Ишетмәгән булсагыз, тыңлагыз, хөрмәтле дуслар. Ул Гүзәл Уразова оештырган бәйгедә катнаша. Анда җиңүче 13 февраль көнне зур сәхнәдә җырчының үзе белән дуэт башкарачак.
-
Республика башлыгы Илкүләм проектлар советы президиумы составына керде
РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы, шулай ук аның президиумы составы яңартылды.
-
КЕНДЕК ӘБИ
Алдан хәбәр итүебезчә, ТАССРНың – 100, район төзелүнең 90 еллыгы уңаеннан “Сарман” газетасы редакциясе үз укучылары арасында “Районыбыз шәхесләре” исемле проект башлап җибәргән иде. Беренче язмабыз – районыбыз хатын-кызлары сәламәтлеген саклауга ярты гасырга якын гомерен багышлаган, фидакарь хезмәте белән халык ихтирамын яулаган, күп мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган табибәсе, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Гыйниятуллина Асия Газдал кызы турында. 3 февральдә ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның адресына юлланган котлау сүзләрендә бик күп матур һәм җылы теләкләр бар. Без дә аларга кушылабыз һәм районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрә, язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Вәсимә Хәйруллинаның язмасы сезнең күңелегезгә дә хуш килер дип ышанабыз.
-
Легендар брендлар өчен тавыш бирегез
2020 елда “Комсомольская правда” нәшрияты вәкиллеге тарафыннан “100 елга Татарстанның 100 легендар бренды” дигән проект тормышка ашырыла.
-
Мойва балыгы кыздыру
Мойва балыгын югач саркыттым. Онга тоз, борыч һәм балык өчен тәмләткеч салып болгаттым да, шуны мойва өстенә салып, яхшылап бутадым. Листка кәгазь җәйдем, аны майлап мойваны тезеп чыктым һәм өстенә әзрәк сыек май агызып җылынган духовкага тыктым. Тәмле булсын!
-
Үзара салым акчаларын җыеп бетерергә кирәк
Хөрмәтле райондашлар!
-
Айрат Әскәр улы кыюлыгы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Кыюлыгыгыз өчен!
-
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Азалак мәктәбен ошатты
Кичә - 6 февральдә үткәрелгән район Советының чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Азалак мәктәбенең эшчәнлеген уңай бәяләде.