6 июнь 2017 яңалыклары
-
Район оешмалары арасында баручы мини-футбол чемпионатында группа этабы ахыры якынлашты
Сарман муниципаль районы оешма-предприятиеләре коллективлары арасында мини-футбол буенча чемпионат дәвам итә. Бүген группа этабының соңгы уены үтәчәк - 18.00 сәгатьтә район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге командасы Сарман аграр көллияте белән очрашачак. Бу уеннан соң урыннар билгеле булачак. Плей-оффта командалар ярымфиналдан башлаячаклар.
-
Киләсе елда район халкы Президентны сайлаячак
Россия Дәүләт Думасы Президент сайлавын 2018 елның 18 мартына, Россия Кырымны аннексияләгән көнгә күчерде. Моңарчы гамәлдә булган канун буенча, Русия Президентын сайлау 2018 елда март аеның икенче якшәмбесендә узарга тиеш иде. "Безнең гәҗит"
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шоколадлы чәй
Сезгә шоколадлы чәй рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - коры сөт - 2 чәй калагы; - какао - 2 чәй калагы; - тартылган дарчин - тәм буенча; - кара чәй - 200 миллилитр. Кара чәй кайнатабыз. 3-5 минут тотабыз. Чынаякта коры сөт белән какао бутыйбыз. Дарчин өстибез. Коры ингредиентлар өстенә...
-
Илексазда мәктәп яны лагере оештырылды
Балаларның түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникуллары килеп җитте. Аны ничек күңелле дә, файдалы да һәм истә калырлык та итеп үткәрергә? Балаларга ял итү өчен Илексазда мәктәп яны лагере оештырылды. Алар яңгыр ява дип аптырап тормадылар, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, эстафетада ярыштылар.
-
Сарманның "Җәмигъ" мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте
Аллага шөкер, изге Рамазан аен башлап җибәрү насыйп булды. Мәчетләргә йөрү, Аллаһның рәхмәте белән Коръәнне тыңлау, ифтар - авыз ачу мәҗлесләрендә булу, бергәләшеп тәравих намазларын уку - шөкер кылу өчен матур сәбәпләр. Кичә туганнарым "Җәмигъ" мәчетенә ифтар мәҗлесенә чакырдылар. Кояш баеп, азан тавышлары яңгырагач, хөрмә белән су кабып авыз ачканнан...
-
Районда юллар салу, ремонтлау буенча программалар эшли
Юллар - тормыш артериясе, дияргә яратабыз без. Ә ул артерия өзлексез эшләгәндә генә, ягъни юллартөзек, тоткарлыксыз булганда гына тормышыбыз, эшләребез көйле бара. Соңгы вакытларда район үзәгендә дә, авылларда да бу юнәлештә үзгә бер җанлылык сизелә. Бүгенге көндә юлларда нәрсәләр башкарылуы турында сөйләвен сорап, без район Башкарма комитетының инфрастурктур үсеш бүлеге...
-
Район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары математика буенча төп дәүләт имтиханы тапшыралар
Бүген 9 сыйныф укучылары математика буенча төп дәүләт имтиханы тапшыралар. 3 июньдә укучылар физика, информатика һәм ИКТ фәннәреннән төп дәүләт имтиханнары бирделәр.
-
"Дуслар белән – күңелле!" конкурсы. Колмәттән Зилә Шәймөхәммәтова белән Нәзилә Шәйгалләмова
"Дуслар белән - күңелле!" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Колмәт авылыннан аерылмас дуслар Зилә Шәймөхәммәтова белән Нәзилә Шәйгалләмова. Алар укуда да, сәхнәдә дә, уенда да гел бергә. Якын дустың булу - үзе зур бәхет! Шул бәхетләре гомерле булсын!
-
"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты җиңүчеләре арасында безнең район укучылары да бар
2016 елның 16 сентябрендә "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты старт алган иде. Бу проектта республикабыз мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Алар уку елы башында бизәкле көндәлек алдылар һәм уку елы дәвамында төрле мәдәни чараларда катнашып, алар хакында шул көндәлеккә үзләренең тәэсирләрен, фикерләрен язып бардылар, төрле биремнәр эшләделәр. Проектта безнең...