6 май 2017 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – дөге белән әче аш
Сезгә дөге белән әче аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - азия дөгесе - 120 грамм; - кишер - 1 данә; - коры шиитаке гөмбәләре - 180 грамм; - томат кетчубы - 2 аш калагы; - тавык йомыркасы - 2 данә; - катырылган яшел борчак - 80 грамм; - чили...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучысы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта ачык ишекләр көнендә булды
5 майда Актаныш авылының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында ачык ишекләр көне үтте. Гимназиягә Сарман, Мөслим, Азнакай, Илеш районнарыннан халыкара "Сомик" проектында җиңүче балалар чакырылган иде. Зур Нөркәй мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Рания Юнысова, бу проектта катнашып, призер булды һәм очрашуга барды. Гимназия коллективы кунакларны ачык йөз белән каршы...
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә нарат үсентеләре утырттылар
"Агач утырту" акциясе кысаларында Ләшәү Тамак мәктәбендә нарат үсентеләре утыртылды. Бу чарада мәктәп укучылары, укытучылары бик теләп катнаштылар. Үсентеләр белән Айрат Вахитов һәм Дамир Гарифуллин ярдәм иттеләр.
-
"Сарман"га очсызрак бәядән язылу өчен подписка ункөнлеге башлана
11 майдан 21 майга кадәр матбугатка 2017 елның икенче яртысына яздыру ункөнлеге булачак. Аның кысаларында ташламалы бәяләр көтелә. Ул көннәрдә "Сарман" газетасына 614 сум 58 тиеннән язылу мөмкинлеге бар.
-
9 майда Сарманда яшенле яңгыр булачак
Һава торышы прогнозлары буенча, 9 Майда - Бөек Җиңү бәйрәмендә Сарманда яшенле яңгыр булачак. Ул бәйрәмне күңелсезләндермәс дип ышанабыз.
-
Иртәгә район авылларында өмәләр үтәчәк
Иртәгә Чурашта, Кормашта, Кәүҗияк авыл җирлегенә караган авылларда һәм Татар Карамалысы авылындагы иске зиратта өмәләр үтәчәк. Балта, пычкы, тырма кебек эш кораллары алып килү сорала. Өмәләр 8.00 сәгатьтә башлана. Авылдашларын, читтә яшәүче якташларын өмәләргә көтеп калалар.