6 май 2015 яңалыклары
-
Җәлилдә Т-64Б танкы урнаштырылды
Районда Бөек Ватан сугышында башларын салган сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә күп эшләнә, патриотик тәрбия бирүдә сугыш чорын гәүдәләндергән экспонатлар куллануга зур игътибар бирелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек көннәрендә Җәлил бистәсендә үзәк мәйданда урнаштырылган Т-64Б танкы да ил тарихы, аның хәрби көчләре турында сөйләп, тынычлыкны сакларга кирәклеге хакында...
-
Сарманлылар өчен май аена намаз вакытлары
-
Җәлилдә "Балалар гомерләрен саклап калыгыз!" дигән флешмоб үтте
Бүген Җәлил бистәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә багышланган флешмоб үтте. Анда икенче санлы урта мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре Алсу Хәмидуллина, оештыручы-педагог Ландыш Гайнуллина, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре катнаштылар. Флешмоб "Балалар гомерләрен саклап калыгыз!" ("Спасите детские жизни!")...
-
Әлмәт авылында укучы бала мотоцикл белән коймага бәрелгән
2 майда Әлмәт авылында 19.25 сәгатьтә Сарман гимназиясе укучысы ИЖ мотоциклында тизлекне арттыра һәм, транспорт чарасы белән идарәне югалтып, коймага бәрелә. Аның транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаганы ачыклана. Авария нәтиҗәсендә укучының баш мие селкенә, уң як боты сына, маңгай өлеше имгәнә. Ул Әлмәт шәһәренең "Татнефть" җәмгыяте медсанчастенә озатыла.
-
Районда атна шәхесләре – Гөлназ Хөснимәрдәнова һәм Ләйсирә Әхмәдишина
Гөлназ Хөснимәрдәнова Гөлназ Мөнәвир кызы Хөснимәрдәнова 1960 елда Сарман авылында туган. 1981 елда Казан финанс-икътисад институтын бухгалтер учеты белгечлеге буенча тәмамлагач, хезмәт юлын «Татнефтегаз» идарәсендә өлкән бухгалтер булып эшләп башлаган. Төрле елларда колхозда баш икътисадчы, районның хезмәт һәм мәшгульлек бюросында әйдәүче белгеч, контроль-хисап палатасында баш контролер-ревизор булып эшләгән. 2000 елдан...