6 апрель 2020 яңалыклары
-
Балалар авырса, хәбәр итегез
Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгыз (0-17 яшькәчә) авырса, температурасы булса, район үзәк хастаханәсе поликлиникасына, ашыгыч ярдәм бүлегенә яки участок табибы яисә шәфкать туташына хәбәр итүегез сорала.
-
Өйдә утыр. Урамга чыкма. Сабыр бул
Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә, дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
-
Райондашларга мәдәният хезмәте онлайн күрсәтелә
Мәдәният бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, карантин көннәрендә мәдәният хезмәткәрләре карантинда булучыларның, гомумән, район халкының карантин вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен төрле чаралар оештыралар.
-
Биергә өйрәнәсегез килмиме?
Өйрәнәсегез килә икән, мастер-класска рәхим итегез!
-
Янурыста фатирларны да дезинфекциялиләр
Янурыс авыл җирлегендә күпфатирлы йортлар подъездлары да санитар таләпләргә туры китерелделәр.
-
Сарман урамнары чистартыла
Мәгълүм булганча, 1 апрельдән районда санитар-чистарту икеайлыгы старт алды.
-
Районда “Изге гамәл” акциясе дәвам итә
Барлык авыл җирлекләрендә дә халыкны, вирус таралудан саклау максатларында, маскалар белән тәэмин итәләр.
-
Цифрлы пропусклар алуга теркәлү гадиләште
Хәзер системада теркәлү өчен паспорт номерын гына күрсәтеп SMS-хәбәр җибәрү дә җитә.
-
Район тикшерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Бүген – 6 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тарихтан күренгәнчә, аларга 1963 елда нигез салынган. Шул еллардан бирле тикшерү хезмәте күп реформалар кичергән. Бүгенге көндә ул – илнең иң эре тикшерү аппараты.
-
Кыр казлары кайта туган якларына. Сез күрдегезме, дуслар?
Актанышта яшәүче коллегабыз кичә ватсаптан видео җибәргән.
-
1 апрельдән социаль пенсияләр артты
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары нигезендә, агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 процентка индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Хәйрия акциясе дәвам итә
Районда “Запас гаджетыңны үз мәктәбеңә бир” (#Отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу”) акциясе бара.
-
Бүгеннән мәктәпләрдә укулар дистанцион үтәчәк
Укучылар бүгеннән читтән торып аралашу формасында белем алачаклар. Алар дистанцион рәвештә белем бирү платформаларында шөгыльләнәчәкләр.