6 март 2018 яңалыклары
-
Хәерле төн,изге төшләр,райондашлар!
Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк. Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын.
-
Алтайда җылытачак, ә Сарманда салкын сакланачак
Россиягә яз килә, әмма кыяр-кыймас, ышанычсыз адымнар белән. Гидрометеоүзәктән алынган хәбәрләргә караганда, җылыны атна башында иң элек Алтайда һәм Владивостокта яшәүчеләр сизәчәк. "Владивосток Сочи киңлегенә урнашкан, шуңа күрә яз бирегә иртәрәк килә", - диләр синоптиклар. Краснодар крае - искәрмә. Кубаньда инде кояш җылыта. Краснодарда атна +2 дән башланды, ә атна...
-
Райондашларыбызны иртәгә кыска эш көне көтә
Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Быел 8 март пәнҗешәмбегә туры килә. Моннан тыш, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 6 гыйнвар, шимбә ялы җомгага, 9 мартка күчерелде. Шул рәвешле, 2018 елда 8, 9,...
-
Районыбызның гүзәл затлары өчен 8 март иртәсе шулай үтсә ошармы?
8 Мартка нәрсә бүләк итәргә? Иң беренче бүләк итәргә ярамаган 7 әйберне истән чыгармаска кирәк: 1.Пычаклар наборы 2.Сәгать 3.Акча янчыгы 4.Яулык 5.Диңгез энҗесе. 6.Көзге 7.Бишбармакча. Бәйрәм бүләксез дә булмый, ә нәрсә бүләк итәргә?Хатыныгызның нинди бүләк көтүен үзеннән дә сорарга була, әмма ул инде сюрприз түгел, аның каравы үзенә ошаган бүләк.Ә...
-
РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ АКТАУЛЬ СОРАУЛАРЫ:КАР КАЙЧАН ЭРЕП БЕТӘР, ЯЗГЫ ТАШУ КАЙЧАН БАШЛАНЫР?
Быелгы яз нинди сюрпризлар алып килер, язгы ташу нинди булыр һәм Татарстанда җәй кайчан башланыр - шул турыда "Татар-информ" белеште. Кызганычка каршы, быел Татарстанга яз иртә килмәс. Хәзерге вакытта республикада салкын Арктика һавасы хакимлек итә. Матур яз безгә апрель башында гына киләчәк. Кыш буена төбәктә бик күп кар яуды, мартта...
-
Ана капиталы сертификатлары тапшырылды
8 март - халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район мәдәният йортының гражданлык хәле актларын теркәү залында ике парга ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы үтте. Дәүләт сертификатына Сарман авылыннан Лилия һәм Ленар Җиһаншиннар, Рамилә һәм Альмир Моратовлар ия булдылар. Яңа туган сабыйларның берсе - кыз, икенчесе - малай. Район гражданлык хәле актларын...
-
Детский театральный коллектив района приняла участие в смотр - конкурсе .Подробнее
Детский народный театральный коллектив "Таңсылу" принял участие в республиканском смотре-конкурсе детско-юношеских любительских театральных и кукольных коллективов "Иделкәем". На конкурсе была представлена сказка С.Суриной "Алтын балта". Жюри высоко оценило актерское мастерство юных талантов.
-
Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары “На крыле науки” конференциясендә чыгыш ясадылар
Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары Чистай шәһәрендә узган "На крыле науки" дип исемләнгән, халыкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясадылар. Һәм диплом белән бүләкләнделәр.
-
Соңгы дүрт елда Татарстанда авария хәлендәге йортлардан 20 мең кеше күченде
Дәүләт программасын тормышка ашыруга 5 миллиард сум акча таләп ителде. (Казан, «Татар-информ», 6 март, Екатерина Фадеева). 2013-2017 елларда Татарстанда 20 546 кеше авария хәлендәге йортлардан күчерелгән. Әлеге программаны тормышка ашыруга 5 миллиард 4 милоин 350 мең сум акча таләп ителгән. Нәтиҗәдә, 1107 кеше авария хәлендәге йортлардан күчерелгән. 2017 елда 290...
-
“Илек” җиңү яулады
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Илек" җыр һәм бию ансамбле 3 март көнне Әлмәт шәһәрендә узган фольклор коллективлары бәйгесендә катнашты. Фалих Мостафин, Алинә Галиева җитәкчелегендәге коллектив - әле чагыштырмача яшь. Шулай да алар төрле бәйгеләрдә еш катнашалар, чараларда чыгышлар ясыйлар. Бу юлы "Тирән тамырлар" бәйгесенең җиңүчеләре булдылар алар һәм...
-
"Кояшкай" балалар бакчасында яңа төрле рәсем ясыйлар
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары кышны озатырга ашыкмый. Алар традицион булмаган алым - теш пастасы белән чыршылар ясадылар.
-
Сарман урта мәктәбе укучылары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты
МБГББУ "Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе" 3 нче "В" сыйныфы укучылары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты. Ситдикова Алсу Разиновна фликерлар турында сөйләде. Сафин Рамис Расихович укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Балалар "Ночной пешеход" исемле фильм карадылар. Кунаклар буш кул белән килмәгән иде. Алар балаларга фликерлар бүләк итте.
-
Шәрләрәмә балалар бакчасы нәниләре “Заячья школа” мультфильмы белән таныштылар
Сарман киноучреждениесы коллективы Шәрләрәмә башлангыч белем бирү мәктәбендә укучыларга һәм балалар бакчасы нәниләренә "Заячья школа" исемле мультфильм курсәтте. Куяннар турында булган бу мультфильмны балалар яратып һәм кызыксынып карадылар.
-
Илексаз мәктәбе укучылары эшне нәрсәдән башласаң, яхшы килеп чыгачагын төгәл белә
Россиянең иң зур тәхетенә -Ил башлыгы - Президент кәнәфиенә менеп утырсаң, син ниләр эшләр идең? У-у-у-у, беләм-беләм, хәзер йөзләгән әйберне санап китәчәксең. Сәламәтлек саклау, белем бирүдә, яшьләргә эш булмау һәм тагын миллионлаган проблема. Ә Илексаз мәктәбе укучылары эшне нәрсәдән башласаң, яхшы килеп чыгачагын төгәл белә булып чыкты! Президент кәнәфиендә утыру...
-
Хәерле сишәмбе иртәләре, төркемдәшләр! Чәйләрегез тәмле, көннәрегез уңышлы булсын!
Эшкә баручыларга-уңышлы эш көннәре, өйдәгеләргә күңелле яллар, юлга чыгучыларга хәвеф - хәтәрсез, хәерле юллар, укучыларга бары яхшы билгеләр, көтүчеләргә җылы хәбәр, кайнар очрашулар, чирләп киткәннәргә тизрәк терелүләрен теләп калабыз. Фото из:http://pixabay.com/ru/