6 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Сарманлылар китап укып... ябыгалар
Китап уку кешегә нинди файда китерә, дигән сорау бирсәң, һәркем, белем дәрәҗәсен арттыра, дип җаваплый, билгеле. Ә менә белгечләр китап укуның ябыктыра икәнлеген дә ачыклаганнар. Баш мие никадәр ныграк эшли, аңа шул кадәр күбрәк энергия кирәк.Ә энергия сарыф ителү, билгеле, ябыктыра. Дөрес, безнең райондашлар китапханәләргә китап укып ябыгу өчен йөрмиләрдер....
-
Сарманлыларның кышын да бакчада эшләре бетми
Кышын бакчада эш юк, дисезме? Бар икән шул. "Агач-куаклар кыш көне дә тәрбия сорыйлар, -ди Сарманда яшәүче һәвәскәр бакчачы Вәзим Нуриәхмәтов.- Кар яуса, мөмкинлек булган саен, агач төпләрен таптап чыгарга кирәк. Бу тычканнар яшь агачлар кәүсәсенә барып җитмәсен өчен дә, тамырларына җылы булсын өчен дә әйбәт. Бакча җиләге куакларын да...
-
Республика ярышлары дәвам итә
Ярышларда Татарстан Республикасы чангы ярышлары Федерациясе вице-президенты Эдуард Галеев та катнаша.
-
Бүген Азалак мәдәният йортында теннис ярышы оештырылды
-
Өчөйле Саклау авыл клубында кышкы каникул уңаеннан балалар өчен”Чыршы янында очрашулар”дигән кичә үтте
Өчөйле Саклау авыл клубында кышкы каникул уңаеннан балалар өчен"Чыршы янында очрашулар"дигән кичә үтте. Кичәдә балалар төрле уеннар да катнаштылар,кышка багышланган табышмакларга җаваплар әйттеләр,Кыш бабай,Кар кызы,Яңа -Эт" елы кунакка килде. Алар килгәч балалар төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Балалар белән килгән әби -апаларда матур шигырьләрен балаларга җиткерделәр,балалар күңелле ял иттеләр.
-
Республика спортчылары Сарман чаңгы юлларында очраштылар
"Старт" чаңгы базасында бүген чаңгы спринты буенча ачык республика ярышлары үтә. Казан, Аксубай, Актаныш, Бөгелмә, Ютазы, Лениногорск, Түбән Кама, Арча, Алабуга шәһәрләреннән һәм үзебезнең районнан йөзгә якын спортчы катнаша. Фотолар - Илгизәр Гаделшинныкы
-
Сарманлылар Бүзатка эзне суытмый
... Изге яуда яраланган хәлсез егетнең бүз аты, тояклары белән казып, чишмә чыгарган, аның суы егеткә көч биргән... Халыкта шундый риваять яши. Ул чишмә Бүзат чишмәсе дип атала һәм бүген дә аннан кеше өзелми. "Краннан килгән су бик сыйфатлы түгел, дип саныйм һәм шуңа даими чишмәгә йөрим", -ди суга килгән...
-
Райондашлар кыяр суына калганнар
Без кайчак көлеп карарга гадәтләнгән күренешләрнең фәнни нигезләнгәннәре дә бар икән. Менә кичтән шәп кенә "төшереп алган" ир-ат, иртән торуга, тозлы кыяр суы сорый. Файдасын белеп сорый икән ул аның. Бу сәбәп белән баш авырту организмның сусызлануыннан килеп чыга икән һәм тозлы кыяр суы моны булдырмаска ярдәм итә. Аның составында...
-
Озак яллардан соң ничек үз-үзеңне эшләргә мәҗбүр итәргә?
Шампан шәраблары эчелде, салатлар ашалып бетте, мандариннар да туйдыра башлады... Кыскасы, эшкә чыгар көннәр җитә. Озын яллардан соң яңа эш елын күтәренке кәеф белән башлыйсы да бит, юк шул, эшкә чыгасы килми. Күпләргә таныш халәт. Белгечләр теле белән әйтсәк, җайлаша алмау дип атала икән ул. Сүз дә юк, төн буе...
-
Сарманны матурлауга кышкы яллар комачау итми
Минзәлә елгасының Сарманда Терешкова урамы тирәсендә ярларын ныгыту эшләре бүген дә дәвам итә. Эшчеләр бәйрәм ялларында да туктап тормадылар - алар иртәдән үк эш урынында булалар. Елга ярларына хәзер бетон плитәләр урнаштыралар.
-
Иске Кәшер мәдәният йортының халык театры коллективы «Яңа ел кичендә»дип исемләнгән концерт-тамашада чыгышын куйды
Иске Кәшер мәдәният йортының халык театры коллективы «Яңа ел кичендә»дип исемләнгән концерт-тамашада катнашкан барлык авыл артистларына, «Балкыш» фольклор ансамблена, беренче чыгыш ясаган балалар җыр һәм бию театры «Фантазия»нең "Әпипә" чыгышына тагын бер кат изге теләкләрен житкерә. Таң сызыла. Яңа ел иртәсен Чулпан йолдыз котлап уята. Ел башында, дуслар, алдыбызда Ап-ак...
-
Сарманлылар, белеп торыгыз:2018 нче елда бензин бәясе коточкыч артачак
1 ЛИТР БЕНЗИН НИЧӘ СУМ БУЛЫР ДИП УЙЛЫЙСЫЗ? ЧӘЧ ҮРӘ ТОРЫРЛЫК БӘЯ Беренче гыйнвардан бензин һәм дизель ягулыкларына акцизлар 50 тиенгә арткан, киләсе кыйммәтләнү 1 нче июльдән булыр дип көтелә. Аналитиклар фикеренчә, акцизларның кыйммәтләнүе ягулык бәяләренең артуына китерәчәк. Узган ел Россиядә бензин бәясе - 6,8 процентка (2,5 сум), дизель ягулыгы...
-
Райондашларыбызга экстрасенс Алсу Газыймҗановадан 2018 елга фаразлар
«Экстрасенслар көрәше» проекты катнашучысы Алсу ГАЗЫЙМҖАНОВА 2018 елга фаразлары белән уртаклашты. Сары эт елы күпкә тынычрак, тотрыклырак булыр төсле. Өченче бөтендөнья сугышы, атом-төш сугышы турында еш ишетергә туры килә. Ул сугышны башларга теләүчеләр, безнең илне дә шунда тартырга өндәүчеләр очрый, шулай да киләсе елда сугышлар булмас дип сизәм. Мин сәясәтче...