5 октябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле төннәр, дуслар! Тәмле төшләр күрегез татлы йокыларыгызда
Тыныч итеп йоклап, иртәгәгә яңа көчләр белән уянырга язсын, төркемдәшләр, ә бүгенгә хәерле төннәр барыгызга да, иртәгә сезне сайтыбызда көтеп калабыз.
-
Җәлилдә республика зона фестивале үткәрелде
Бүген, 5 октябрь көнне, Җәлил поселогының Мәдәният сараенда республика картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләр катнашында "Минем еллар - минем байлыгым" республика зона конкурс-фестивале үткәрелде. Анда республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан тугыз районның картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар өч - нәфис сүз, вокал һәм бию номинацияләрендә үзара көч сынаштылар. Чыгышларны мәртәбәле...
-
4 октябрь көнне Иске Имән авыл җирлегендә "Ә күңелләр һаман яшь икән..." дигән исем астында өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе үтте
Балалар әби-бабайларны бәйрәм белән котлап,шигырь һәм җырлар бүләк иттеләр.Авыл үзешчәннәре әзерләгән концертта өлкәннәрнең дә катнашуы бәйрәмгә ямь өстәде.
-
Республика "Уныш бәйрәме"ндә сарманлылар да катнашты
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин житәкчелегендәге делегация бүген Казанда "Уңыш бәйрәме"ндә катнашты. Тантана кунакларын ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, Президент киңәшчесе Минтимер Шәймиев сәламләделәр, авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә өлеш керткән һәркемгә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Рөстәм Нургалиевич алдынгыларга дәуләт бүләкләре тапшырды. Районыбыз - республикада алдынгылар рәтендә. Республика буенча 5 миллион...
-
Шәрләрәмә авылында Өлкәннәр көне үтте.
Шәрләрәмә авылында Өлкәннәр көне үтте.
-
Ресторан хуҗабикәсе чәчәкләр дә үстерә
Сезнең "Сарман" ресторанына кергәнегез бармы? Анда ачык, якты һәм ничектер күңелгә тыныч. Менә аның хуҗасының өендә нәкъ шулай ук. Килеп керүгә ниндидер әкияти дөньяга элләккән сыман. Бар җирдә чәчәккә күмелгән бакча, сихри дөнья. Чыгып китәсе килми торасың басып....
-
Сөлек мәдәният йортында өлкәннәр көненә карата"Әйтмә әле картаям дип"- исемләнгән тематик кичә үтте,мул итеп чәй өстәле әзерләнде
.Хакимият урынбасары,депутатыбыз Гараева Гүзәл Рифкать кызы,авыл җирлеге башлыгы Хузина Найлә Наил кызы,ветераннар советы председателе Шайгарданова Роза Хаким кызы өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлап,җылы сүзләрен җиткерделәр.Авыл үзэшчәннәре бик күңелле концерт күрсәттеләр.Өлкәннәр хөрмәтенә шигъри юллар,җырлар яңгырады,ә инде Ләке мәдәният йортының "Игәнә"ансанбеле җитәкчесе Райлә Асанова бәйрәмнең якты йолдызы булды.Өлкәннәр рәхәтләнеп күңел ачтылылар.Райләнең баян телләренә...
-
Зур Нөркәй авылында “ Йөрәк әле һаман 18 дә” дип исемләнгән Өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде
Зур Нөркәй авылында " Йөрәк әле һаман 18 дә" дип исемләнгән Өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде. Өлкәннәребезне бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р., "Нөркәй" агрофирмасының кадрлар буенча инспекторы Салихова Ф, яңа гына сайланган ветераннар советы рәисе Хайбрахманова М., мәдәният йорты директоры Кутусова И. котладылар. Чәй табыны артында барган бу...
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Тәмле булсын ашларыгыз, дуслар!
-
Сарманда гомер итүче Анна апа Гомәрова яшәү тәмен белә
Табигатьнең матурлыгын күреп, тормышның тәмен белеп, матур итеп, рәхәт итеп яшәүчеләр күп микән арабызда? Ә менә Анна апа нәкъ шундыйлардан. Ул үзе дә, бакчасы да,өе дә нур чәчеп торалар. Һәрвакыт ачык йөзле ул. Киләчәктә дә шундый шат күңелле, тормыш сөючән булып калса ярар иде.
-
Өчөйле Саклау авыл клубында “Хөрмәтебез сезгә өлкәннәр!” дип исемләнгән өлкәннәр көне үтте
Өлкәннәребезне Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Габидуллина Л.М., муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Валиев Ф.Ә., ветераннар советы рәисе Нәҗметдинов А.З., авылыбызның иман хатибы Захидуллин М.Х., авылыбыз өлкәне Набиуллина Г.Т. өлкәннәребезне тәбрикләп, җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан Миңнуллина Литфия барлык авыл халкы исеменнән...
-
Өлкәннәргә ярдәм итү - изге эш
Безнең һәрберебездә кояш бар. Ул кояш - яхшылык, игелеклелек. Игелеклелек - башка кешенең кайгысын, шатлыгын үзеңнеке кебек кабул итә белү. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене кеше итә. Кешене мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Киләчәктә безнең мәктәп балалары кем буласын белмибез, юрист буламы ул, инженермы, ләкин шуны беләбез, без...
-
Өлкәннәргә ярдәм итү - изге эш
Безнең һәрберебездә кояш бар. Ул кояш - яхшылык, игелеклелек. Игелеклелек - башка кешенең кайгысын, шатлыгын үзеңнеке кебек кабул итә белү. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене кеше итә. Кешене мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Киләчәктә безнең мәктәп балалары кем буласын белмибез, юрист буламы ул, инженермы, ләкин шуны беләбез, без...
-
Иртәнге чәйләрегез тәмле, көннәрегез уңышлы, йоргән юлларыгыз имин булсын, дуслар!
Көзге ямьле иртә белән, дуслар! Яңа башлаган көнебез әатлык-куанычлар, уңышлар гына китерсен!
-
Хәерле иртә, Сарман!
Хәерле иртә , хөрмәтле дусларым! Һава торышының ниди булуына карамастан , күңелләрегез шат булсын, йөзләрегез нур чәчеп торсын!