5 июль 2017 яңалыклары
-
Сарман балыкчылары кызыклы фотолар белән уртаклашалар
9 июльдә Россиядә Балыкчы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без сездән фотолар көтеп калабыз, хөрмәтле дуслар. Балык тотудан алган ләззәтле мизгелләрегез чагылдырылган фотоларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә яки комментарийларда калдыра аласыз. Сүз уңаеннан 27 июньдә Бөтендөнья балыкчылар көне билгеләп үтелә.
-
Ләкедә Питрауны бәйрәм итәчәкләр
12 июльдә 18.00 сәгатьтә Ләке авылында Питрау бәйрәме үткәреләчәк. Рәхим итегез!
-
Район пенсионерлары өчен файдалы мәгълүмат
Пенсияне яңадан исәпләтү файдагамы? Соңгы араларда район халкының пенсия алучы өлешендә пенсия белән бәйле тынгысызлык сизелә. "Пенсияләр арта, дип әйтәләр. Балаларның туу турындагы таныклыклары белән Пенсия фондына барырга кирәк икән. Бу дөресме?" - дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый булды. Шул сәбәпле без газета укучыларыбыздан кергән сораулар белән район Пенсия...
-
Район халкы шикле әйберләр белән сак эш итә
Җәмәгать урыннарында, күпкатлы йортларның баскыч мәйданчыкларында, ишек төпләрендә шикле күренгән әйберләргә тап булсаң, нишләргә? Күпләр бу сорауга ничек дип тә җавап бирергә белмидер. Ә бит иясез сумка, тартма, хәтта курчак эчендә шартлагыч матдә булуы мөмкин. Әгәр шундый шикле әйбергә тап булгансыз, һәм ул анда торырга тиеш түгел, дип саныйсыз икән,...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – гөмбә белән кыздырылган бәрәңге
Сезгә гөмбә белән кыздырылган бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: -бәрәңге - 5 данә; - зур суган - 1 данә; - сарымсак - 1 тырнак; - гөмбә - 300 грамм; - май - нинди булса да ярый; - тоз, борыч - тәм буенча. Зур табаны кыздырабыз, май салабыз. Бәрәңгене салам...
-
Сарманда күңелле бәйрәм үтәчәк
Бүген, 5 июльдә, 19.00 сәгатьтә Сарманның үзәк ял паркында китапханәчеләр тарафыннан күңелле бәйрәм чарасы үткәрелә. Сезне кызыклы уеннар, конкурслар, җыр-биюләр көтә. Рәхим итегез! Район үзәк китапханәсе
-
Сарманлылар "Икәү бергә генә бәхетле без (сез)" конкурсында катнаша алалар
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан без ЗАГС бүлеге белән берлектә "Икәү бергә генә бәхетле без (сез)" дигән конкурс игълан иттек. Анда катнашырга теләүчеләрнең иң якын кешеләре - әти-әниләре, апа һәм абыйлары яки якын танышларының бәхетле мизгелләрен чагылдырган матур фотосурәтләрен редакция почтасына юллауларын сорыйбыз. Әлбәттә, фотосурәт...
-
Сарманда ветераннар һәм инвалидлар өчен Сабантуй бәйрәме үткәреләчәк
7 июльдә Даулы болында район ветераннары (пенсионерлары) һәм инвалидлары өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Программада: спорт уеннары, концерт номерлары. Башлана - 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Зур Нөркәй Сабан туе һәркемгә ошады
Узган атнада Зур Нөркәй авылында да Сабан туе узды. Сезгә аннан күңелле мизгелләр тәкъдим итәбез.