4 октябрь 2017 яңалыклары
-
Матур төшләр күреп йоклагыз, райондашлар! Хәерле тыныч төннәр сезгә!
Тышта караңгы,йомыла күзләр. Телим мин сезгә иң тәмле төшләр.
-
Ләкедә "Гражданнар оборонасы көне"н искә алып үттеләр
"4 октябрь - Гражданнар оборонасы көне". Шул уңайдан Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә ачык дәрес уткәрелде.
-
Районда чөгендерчеләрне бүләкләделәр
Бүген чөгендер алуда хезмәт куючыларны бүләкләүнең чираттагысы узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һзм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басу-кырларда булып, алдынгы сафта баручыларны тәбрикләделәр, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Соңгы җидекөнлек нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Сарман" агрофирмасыннан Хөснуллин Вәдүт белән Айрат Шәймөхәммәтов экипажы алды....
-
Сарман чибәркәйләренең чәчләре матур һәм сәламәт булсын дип бездән бер киңәш
ОЧЕНЬ СИЛЬНАЯ МАСКА ДЛЯ РОСТА И ПРОТИВ ВЫПАДЕНИЯ ВОЛОС Маска очень проста, ингредиенты тоже: лавровый лист - 4-5 штук; ржаной хлеб - до состояния кашицы; вода - 250 мл. Меня раньше наличие хлебного мякиша смущало, не представляла, как его потом можно вымыть из головы, оказывается - легко! Лавровый лист -...
-
Дуслар, сезгә бик мөһим белдерү!
Хөрмәтле, төркемдәшләр! Күбегез безнең редакцияга котлау, яки дә булмаса белдерү бирергә килә. Безнең сезгә шуның белән бәйле бер отышлы тәкъдимебез бар: тагын шул газетадагы котлаулар белән беррәттән, бик әз генә акча өстәп, сайтка да бирә аласыз игълан-котлауларыгызны. Язылучыларыбыз бик күп, димәк бик күп кеше сезнең мәгълуматтан хәбәрдәр булачак!!! Шулай ук...
-
Өлкәннәрнең күңелен күрергә күп тә кирәк түгел инде. Зур Нөркәйдә моны бик яхшы аңлыйлар
Республика буенча өлкәннәр декадасы бара. Шул уңайдан мәктәбебездә күп эшләр башкарыла. 11 класс укучылары Суфия әбигә шефлыкка бардылар. Укучылар Өлкәннәр көне уңаенннан аны бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Бакчада эшләделәр. Соңыннан бергәләшеп чәй эчтеләр. Суфия әби үзенең балачагы, яшьлеге турында хәтирәләрен сөйләде.
-
"Иң яхшы бүләк-уз кулларың белән эшләнгәне",-дип юкка әйтмиләр. Шуңа да Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары, йөрәк җылысын өстәп, өлкәннәргә кул эшләре ясадылар.
Октябрь ае «Өлкәннәр көне» белән башланып китә. Шушы бәйрәм өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар белән бара. Бәйрәм уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары үз куллары белән открыткалар ясап, әби-бабайларын котладылар.
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, төркемдәшләр!
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар. Аннан эштә яңа көчләр,кутәренке кәеф белән көнне төгәлләргә язсын. Ач кешенең ачуы яман, ди.Шуңа күрә тук һәм позитив булыгыз.
-
Сарманның Ленин урамында бүген иртән-иртүк эш гөрли иде
Әле сигез дә тулмаган, ә инде безнең редакциябез каршында бар көченә эш гөрли иде. Бу сәнгать мәктәбе, кино учреждениесе, ЦСОН "Шәфкать", китапханә һәм музей хезмәткәрләре юл кырыен төзекләндерүгә үз өлешләрен кертәләр. Кызып-кызып эшләүчеләрне төшерми түзеп булмады.
-
Илексаз мәктәбе укучылары мөгаллимнәренә котлауларын җиткерделәр
5 октябрьдә кешелек дөньясы Бөтендөнья укытучы көне билгеләп үтә. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә үзен каршы алган укытучысын һәркем хәтерли. Хәрефләрне танырга, укырга, язарга өйрәткән, тәрбия биргән укытучылар һәрвакыт игътибарга һәм ихтирамга лаек. Әлеге бәйрәм уңаеннан Илексаз мәктәбендә 3 нче октябрь көнне "Укытучыңны котла!" дигән акция үткәрелде. ТР Мәгариф...
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Кадерле кунакларны бәйрәм белән бакча мөдире И.Г.Ахкамова һәм өлкән тәрбияче Билалова Айсылу котлау сүзләрен әйттеләр. Аларга ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, җан тынычлыгы, озын гомер теләделәр. Өлкәннәрне котлап мәктәпкә әзерлек төркеме балалары матур шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар җырладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә? Урамда салкын, җылырак киенегез, дуслар
Яндекс дустыбыз фаразлавынча Сарманда менә шушындый Һава торышы булачак. https://yandex.ru/pogoda/sarmanovo?from=serp_title
-
Иртәнге чәйләрегез кайнар һәм тәмле, кәефләрегез күтәренке, көннәрегез уңышлы булсын, сарманлылар
Бакчада әби-бабайның әстәлләре түгәрәк, Килдек әле кунак булып чәй эчәбез бергәләп. Бигрәкләр дә тәмле инде әбиемнең чәйләре Рәхәтләнеп тагын берне эчикме әллә әйдә әле Сыйланыгыз дигән сыман самовар кайнап тора Күбәләкләр очып уйный, тургайлар сайрап тора. Бигрәкләр дә тәмле инде әбиемнең чәйләре Рәхәтләнеп тагын берне эчикме әллә әйдә әле. Җиләге...