4 октябрь 2013 яңалыклары
-
Җәлил егете бокс турнирында җиңүгә иреште
24-28 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Герман Давыдов призына 1995-1996 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча VI Бөтенроссия турниры үткәрелде. Анда Россия Федерациясенең 9 төбәгеннән спортчылар катнашты. Аграр көллият укучысы Илдар Нуриев мондый олы турнирда беренче тапкыр катнашты. Ул район башлыгы Нәфис Закиров призына районда үткәрелгән ачык республика турнирында җиңү яулаган иде...
-
Сарман районына мәктәп автобусы бүләк иттеләр
3 октябрьдә Казан шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында Укытучылар көненә багышланган тантана үткәрелде. Анда безнең районнан да хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән 8 педагог катнашты. Үзләре белән алар районга бер мәктәп автобусы да алып кайттылар. Әлеге автобус райондагы укучы балаларны мәктәпкә йөртү өчен бирелде.
-
Иске Кәшер авылыннан Дамира Курмашеваның балачак хыялы чынга ашкан
Курмашева Дамира Дамир кызы - Татарстан Республикасының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, "Безнең иң яхшы укытучы" гранты иясе Туган авылы - Иске Кәшер Арыслан йолдызлыгы астында туган Укытучы булу - балачак хыялы Максаты - балаларда туган телгә, туган илгә, халкына мәхәббәт тәрбияләү Тормыш кредосы - бары тик яхшылыкка, камиллеккә омтылу...
-
Сарман елмаюдан балкый
4 октябрь - Халыкара Елмаю көне. Бу көнне берничектә кәефсез йөрергә ярамый. Елмаегыз, дуслар, һәм барлык мәшәкатьләр дә җиңел тоелыр!