4 август 2016 яңалыклары
-
Сарманда "Автоледи" бәйгесе узды
Бүген Сарманда "Автоледи" бәйгесе үткәрелде. Аны район ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе оештырдылар. Бу эштә "Яшь техниклар станциясе" дә ярдәм итте. Бәйгедә катнашучылар ике төрле сынау үттеләр - "Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре" һәм "Транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү". Нәтиҗәдә иң күп баллны - 36 - Роза Сәлимова...
-
"Җәлил чаткылары" берләшмәсе төзелүенә 35 ел тулды
Быел Җәлил поселогында эшләп килә торган "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсенең төзелүенә 35 ел тулды. Шушы уңайдан 3 августта Җәлил поселогында юбилей тантанасы үткәрелде. Берләшмә әгъзаларын поселок җирлеге башлыгы Ленар Бадыйков, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры Альбина Сабирова, поселок китапханәсе, ветераннар советы җитәкчеләре һәм башкалар тәбрикләделәр. Газетаның киләсе саннарының берсендә без укучыларыбызга...
-
Сарманның Татар Илеге елгасы буена агач утырталар
Сарманның Татар Илеге елгасы буенда төзекләндерү эшләре турында без хәбәр иткән идек. Бу эшләр һәм ямьләндерү эшләре анда бер көнгә дә туктап тормый. Бүген елга буенда агач утырту эшләре башкарыла. Агач утыртуда "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы әгъзалары да актив катнаштылар.
-
"Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарының электрон вариантларына язылу дәвам итә
Газета-журналларга 2016 елның икенче яртысына подписка вакыты тәмамланды. Әмма бу ниндидер сәбәпләр аркасында яраткан басмасына язылмый калучылар алты ай буе ансыз торачак, дигәнне аңлатмый. "Сарман"га шушы көннәрдә язылучыларга ул августтан килә башлаячак. Их, язылмый калганмын, дип үкенеп йөрүче танышларыгызга, күршеләрегезгә бу турыда әйтә аласыз, хөрмәтле газета укучылар. Сезгә исә бу...