"Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарының электрон вариантларына язылу дәвам итә
Газета-журналларга 2016 елның икенче яртысына подписка вакыты тәмамланды. Әмма бу ниндидер сәбәпләр аркасында яраткан басмасына язылмый калучылар алты ай буе ансыз торачак, дигәнне аңлатмый. "Сарман"га шушы көннәрдә язылучыларга ул августтан килә башлаячак. Их, язылмый калганмын, дип үкенеп йөрүче танышларыгызга, күршеләрегезгә бу турыда әйтә аласыз, хөрмәтле газета укучылар. Сезгә исә бу...
Газета-журналларга 2016 елның икенче яртысына подписка вакыты тәмамланды. Әмма бу ниндидер сәбәпләр аркасында яраткан басмасына язылмый калучылар алты ай буе ансыз торачак, дигәнне аңлатмый. "Сарман"га шушы көннәрдә язылучыларга ул августтан килә башлаячак. Их, язылмый калганмын, дип үкенеп йөрүче танышларыгызга, күршеләрегезгә бу турыда әйтә аласыз, хөрмәтле газета укучылар. Сезгә исә бу яртыеллыкны да безнең белән башлавыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Бүгенгә газетабызның тиражы 2449 данә тәшкил итә. Аның әле артачагына шигебез юк, чөнки "Сарман"сыз тормыш - күңелсез.
1 июльдән газетабызга 2017 елның беренче яртысы өчен алдан язылу да игълан ителде. 31 августка кадәр аңа сез түбәнрәк бәядән языла аласыз: аерым кешеләр өчен ул - 588,42, оешмаларга 676,50 сум тәшкил итә. "Новый Сарман"га алдан язылу бәяләре аерым кешеләр өчен - 331,44, оешмаларга - 400,44 сум.
Шулай ук газетабызның электрон вариантына да язылып була. Аңа теләгән вакытта языла аласыз. "Сарман"ның электрон вариантына язылу - 250, "Новый Сарман"ныкына 200 сум тәшкил итә.
Электрон вариантның "кыяфәте":
Күргәнегезчә, электрон газета кәгазьдәгесеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Без аны сезнең электрон почтагызга җибәрә торган булабыз.
Белешмәләр өчен (885559) 2-57-76 телефоны буенча шалтыратыгыз (реклама бүлеге).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев