4 апрель 2017 яңалыклары
-
Сарман йөзүчеләре Мөслимнән медальләр белән кайттылар
Узган җомгада Мөслимдә "Нептун" бассейны призына йөзү ярышлары үтте. Анда җиде, аерым алганда, Сарман, Мөслим, Актаныш, Чистай, Яңа Чишмә районнарыннан, Җәлил поселогыннан һәм Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан килгән командалар катнашты. 8-14 яшьлек үсмерләр төрле дистанцияләрдә үз көчләрен сынады. Сарман данын анда "Дулкын" бассейнына йөрүче Сарманның беренче санлы балалар һәм...
-
Сарман үзәк китапханәсе коллективы Өчөйле Саклауда юмористик шоу-программа күрсәтте
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында Сарман үзәк китапханәсе коллективының "Көлке төенчеге" дигән юмористик шоу-программасы булды. Авыл халкы күңелле ял иттеләр. Саклаубаш авыл җирле башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Габидуллина барлык авыл халкы иҗади уңышлар теләде.
-
Татарстанда авариядә үлгән кызның өенә кайтып җитәренә биш минут калган булган
23нче март көнне иртәнге 10:20 сәгатьтә Яшел Үзән районының Маевка авылы борылышы янында коточкыч һәлакәт булды. 23 яшьлек Ситора Баратова исемле кыз үзенең Daewoo Matiz машинасында «ПАЗ» автобусына бәрелде. Нәтиҗәдә, автобус йөртүченең ике аягы сынган, автобустагы биш пассажирның, шул исәптән 7 яшьлек бер баланың да сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдә зыян килгән....
-
Зур Нөркәйнең "Зөбәрҗәт" балалар фольклор коллективы "Җырлы балачак илендә" фестиваленең Сарманда үткән гала-концертында беренче булды
Зур Нөркәй авылының "Зөбәрҗәт" балалар фольклор коллективы, "Җырлы балачак илендә" фестиваленең Сарманда үткән гала-концертында катнашып, беренче урынга лаек булды.
-
Сарман кызлары җиңел сулап куйдылар – Elvin Grey әлегә өйләнми
Радик Юльякшин белән Гөлназ Асаева арасындагы имеш-мимешләргә шушы арада, ниһаять, нокта куелды. Егет кызның "сольный" концертына килеп, сәхнәдән "Кияүгә" исемле җыр башкарды. Моны тамашачы тәкъдим дип кабул итте. Бу турыда матбугат чаралары язып та чыкты. Womans Day журналы Гөлназ авызыннан: "Без октябрьдән бирле очрашып йөрибез" дигән хәбәр дә җиткерде. Әмма...
-
"Җырлы балачак илендә" фестиваленең Сарманда үткән гала-концертыннан фоторепортаж
Сезгә "Җырлы балачак илендә" фестиваленең Сарманда үткән гала-концертыннан фоторепортажның икенче өлешен тәкъдим итәбез.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – мүк җиләге һәм гөлҗимеш белән витаминлы чәй
Сезгә мүк җиләге һәм гөлҗимеш белән витаминлы чәй рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - су - 800 миллилитр; - гөлҗимеш - 12 данә; - мүк җиләге - 1 аш калагы; - бал - 1 аш калагы; - кара чәй - 1 чәй калагы. Җылынган заварка чәйнегенә гөлҗимеш һәм чәй салабыз....
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында "Алда көтә бик күп юл, дустым, һәрчак уяу бул!" дигән чара узды
Бүген Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Алда көтә бик күп юл, дустым, һәрчак уяу бул!» дип исемләнгән республикакүләм ачык чара үтте. Аны мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәре белән берлектә физик культура инспекторы Чәчкә Галеева оештырды. Балалар һәм тәрбиячеләр уен формасында юл хәрәкәте темасына бәйле күренешләр күрсәттеләр, шигырьләр...
-
Сарманда "Җырлы балачак илендә" фестиваленең гала-концерты үтте
3 апрельдә район мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" VIII район талантлы балалар фестиваленең гала-концерты булды. Ул иң элек зоналарда үткәрелде һәм аларда 160 номер күрсәтелде, 4 яшьтән алып 18 яшькәчә 240 бала катнашты. Иң яхшылары финалга үтте. Җиңүчеләргә һәм призерларга Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәге гала-концертта авыл балалары...
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Саклаубаштан Кәүсәрия Имамова
Саклаубаш авылыннан Кәүсәрия Имамованың тәрәзә төбендәге гөлләре бик матур. Алар җәен дә, кышын да шау чәчәктә утыралар. Шулай ук укыгыз: Сарманнан Әнисә Шакирова Иске Минзәләбаштан Әнисә Музалевская Күтәмәледән Саимә Ильясова Сарманнан Рәкыя Мәулина Әлмәт авылыннан Гөлнара Газизова Чураштан Люзия Мусина Рангазардан Нурия Гыйльфанова Әлмәт авылыннан Гөлүсә Димиева Азалактан Гөлнара Арсланова...
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Сарманнан Әнисә Шакирова
Сарманда яшәүче Әнисә Шакирова гөлләр үстерергә ярата. Гөлләр - аның яшәү чыганагы. Шулай ук укыгыз: Иске Минзәләбаштан Әнисә Музалевская Күтәмәледән Саимә Ильясова Сарманнан Рәкыя Мәулина Әлмәт авылыннан Гөлнара Газизова Чураштан Люзия Мусина Рангазардан Нурия Гыйльфанова Әлмәт авылыннан Гөлүсә Димиева Азалактан Гөлнара Арсланова Кәүҗияктән Нәфисә Фәррахова Әлмәт авылыннан Нәфисә Юнысова Дүсемнән...
-
Илдар Халиков "Татэнерго идарә компаниясе" генераль директоры итеп билгеләнде
Илдар Халиков Татарстан Республикасының энергетика өлкәсе компанияләренең директорлар советында идарә итүне дәвам итәчәк. (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). "Татэнерго" идарә компаниясе" акционерлык җәмгыяте директорлар советы җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тәкъдимен бертавыштан хуплап, 2017 елның 4 апрелендә Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләде. Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә,...