4 апрель 2014 яңалыклары
-
Районда кыр эшләре дәвам итә
1600 гектарда күпьеллык үләннәр, 1200 гектарда уҗым культуралары тукландырылды. "Нөркәй" агрофирмасында уҗымнар - 650 гектарда, "Сарман" агрофирмасында 550 гектарда өстәмә аш алдылар. "Сарман" агрофирмасында күпьеллык үләннәрнең 30 проценты тукландырылды, ә "Җәлил" агрофирмасында бу эш ахырына якынлаша инде. Уҗымнар әйбәт кышлаган иде, диләр белгечләр. Әмма көннәрнең суытып җибәрүе аларны бераз борчуга...
-
Сарман, Илексаз һәм Морбаш авылларында чүп түгү машинасы килү графигы билгеләнде
Чүп түгү машинасын көтәргә туры килгәч, аның килү графигын белү комачауламас. Үзегезгә берәр кайда саклап куярга онытмагыз! Чүп түгү машинасы килү графигы Атна көне Вакыты Урыны Дүшәмбе 16:30 16:50 17:20 17:50 18:20 18:50 19:00 Терешкова урамы (3Б - 38) Тукай урамы (1 - 20) Молодежная урамы (1 -34) Советская урамы...
-
Сарман районында санитар-экологик икеайлык башланды
Районда санитар-экологик икеайлык башланды. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, экологик культура булдыру һәм җәелдерү, торак пунктларның торышын санитария-эпидемиология таләпләренә җавап бирердәй хәлгә китерү максатыннан үткәрелә. Икеайлык кысаларында авыл җирлекләре арасында конкурс та игълан ителде. Иң төзек, чиста дип табылган авыл җирлекләре Сабантуйда бүләкләнәчәк. Шәхси хуҗалыклар "Иң...
-
Сарман кызы "Мини-мисс Альметьевск-2014" фотоконкурсының финалында катнаша
Сарман кызы Дания Сәгъдәтова "Мини-мисс Альметьевск-2014" фотоконкурсының финалында катнаша. Аңа тавыш бирергә кирәк. Даниягә тавыш бирер өчен, аның фотографиясе астында комментарий калдырырга кирәк. Моның өчен zai-info.ru сайтында теркәлү таләп ителә. Даниянең фотографиясе
-
Пенсияләр Сарман районында да артты
1 апрельдән хезмәт пенсияләре - 1,7, социаль пенсияләр 17,1 процентка артты. Аерым категория гражданнарга - Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарга, ветераннар, инвалидларга айлык акчалата түләүләр 5 процентка индексацияләнде. Картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме хәзер - 11 мең сум тирәсе. Социаль пенсияләр индексацияләнгәндә, дәүләт...