4 февраль 2015 яңалыклары
-
Җәлилдә штрафларны вакытында түләмәүчеләрне ачыклау буенча полиция рейды уза
Бүген Җәлил бистәсендә район ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә редакция хезмәткәрләре штрафларны вакытында түләмәүчеләрне ачыклау буенча рейдка чыктылар. Рейдта юл-патруль хезмәте инспекторлары Айрат Хөснетдинов, Фәнис Әхәтов һәм Рәшит Гәрәев катнашалар. Алар, узып баручы һәрбер автомобильне туктатып, тикшерәләр. Хәзерге вакытта рейд дәвам итә. Рейд турында тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.
-
Мортыштамак мәктәбендә Әлифба бәйрәме
Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучы 1 сыйныф укучылары бүген аеруча шат. Аларда Әлифба бәйрәме! Аларны бәйрәмнәре белән котлап, киләчәктә дә тырышып укып, яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
САРМАНДА ҖӘМӘГАТЬ ТЫҢЛАУЛАРЫ УЗДЫРЫЛАЧАК
Аерым әһәмияткә ия социаль корылма буларак, Пенсия фонды корылмаларын төзу, үзгәртеп кору, капиталь ремонт уздыру өчен 2014 елның 12 ноябрендә чыккан 510 номерлы Идарә боерыгы нигезендә Сарман Пенсия фонды идарәсе халык фикерен белү өчен җәмәгать тыңлаулары уздыра. Тыңлаулар 2015 елның 5 февралендә көндезге сәгать 12 дә Пенсия фонды идарәсендә уза....
-
Районда атна шәхесе – Расих Ялаев
Расих Ялаев Ялаев Расих Хәмзә улы 1961 елның 6 декабрендә Сарман авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү энергетика институтында укып, инженер-энергетик белгечлеге ала. Хезмәт юлын Түбән Кама җылылык электр станциясендә турбина җиһазлары машинисты булып башлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Сарман "Агропромэнерго" берләшмәсенә инженер-энергетик булып эшкә килә. Биредә - дүрт...
-
Сарманлылар кәҗә белән төшкән иң матур фотоны сайлыйлар
Хөрмәтле интернет кулланучыларыбыз! Без игълан иткән кәҗә белән төшкән фотолар конкурсы ахырына якынлашты. Хәзер сезнең тавыш кирәк. Тавыш бирүдән соң "Тамашачылар симпатиясе призы" иясе ачыкланачак. Ул sarman-rt.ru сайтында үтәчәк. Сезгә шулай ук Сарманнан Бибизәкия Вагыйзованың фотосын тәкъдим итәбез. Кызганычка, каршы, ул бу фотоның кайда төшерелгәнен язып җибәрмәгән. Тавыш бирү Ә...
-
"Мәгариф эшчеләренең кышкы спартакиадасы"нда Иске Минзәләбаш мәктәбе командасы актив катнашты
20 гыйнварда район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган "Мәгариф эшчеләренең кышкы спартакиадасы" башланып китте. Спортның кышкы төрләре буенча ярышларда Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укытучылары да актив катнашты. 30 гыйнварда уздырылган дартс ярышында хатын-кызлар арасыннан Эльвира Илһамова өченче урынны яулады. Канат тартышу ярышында мәктәп командасы өченче урынны "кулыннан ычкындырмады".