3 май 2017 яңалыклары
-
Саба коллегаларыбыздан кызыклы хәбәр
"Бүген безнең Олыяз авылында боз яуды", - дип хәбәр иттеләр Саба коллегаларыбыз.
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсының җиңүчесе билгеле булды
Дуслар! Ниһаять, сезгә хәбәр итәбез - "Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында җиңүче билгеле булды. Ул - Баткактан Эльмира Закирова. Аның тәрәзә төбендә хәтта помидорлар да үсә. "90 төрле гөлләрем бар", - ди җиңүчебез. Шулай ук без тагын ике номинациядә җиңүчеләр билгеләдек. Иң үзенчәлекле дип Сарманнан Флера Солтанованың гөлләре танылды....
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Минем бабай (әби) – җиңүче" дигән акция игълан итә
Дуслар! Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан без яңа акция игълан итәбез. Ул "Минем бабай (әби) - җиңүче" дип исемләнәчәк. Сездән сугыш яки тыл ветераны булган бабагыз яки әбиегез белән төшкән фотоларыгызны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрү таләп ителә. Фотолар элеккеге заманныкы да, хәзерге вакытныкы булса да ярый. Бераз мәгълүмат та кирәк була....
-
Татар Карамалысы авылындагы иске зиратта чистарту өмәсе оештырыла
7 майда Татар Карамалысы авылындагы иске зиратта чистарту өмәсе оештырыла. Авылдашларын, читтә яшәүчеләрне эш кораллары белән 8.00 сәгатьтә көтәләр.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тутырылган батон
Сезгә тутырылган батон рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - батон - 1 данә; - кәтлит - 2-3 данә; - тавык йомыркасы (пешерелгән) - 2 данә; - яшеллек, маринадланган кыяр, кетчуп яки соус - тәм буенча; - сыр - берничә телем. Батонны кичтән ясый башлыйбыз. Аны урталай кисәбез, йомшагын алабыз, кетчуп...
-
Җәлилдә үткән Яз һәм хезмәт бәйрәменнән видео
1 майда Җәлил бистәсендә Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган традицион митинг үтте. Аның видеоязмасы да әзер булды. Джалиль NEWS
-
Сарманлыларны дүрт көн рәттән ял көтә
Менә 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган яллар да үтеп китте. Хәзер безне тагын дүрт көн рәттән ял көтә. Алар 9 Май - Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган. 6-7 май шимбә-якшәмбегә туры килә. 7 январьнең ялы 8 майга - дүшәмбегә күчерелде. Ниһаять, сишәмбе - 9 май. Һава торышы гына...
-
Сарманда йөзү эстафетасы старт ала
Иртәгә, 4 майда, 9.00 сәгатьтә Сарманның «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан йөзү эстафетасы старт алачак. Анда район оешмалары командалары, спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар катнашачак.