3 апрель 2016 яңалыклары
-
Яңа Әхмәт үзешчәннәре Өчөйле Саклауда спектакль күрсәттеләр
Көлке көнендә Өчөйле Саклау авылы мәдәният йортында Яңа Әхмәт мәдәният йорты үзешчәннәренең "Җәмиләнең җенләнүе" дип исемләнгән спектакле булды. Спектакль алдыннан олысы-кечесе катнашында концерт булды. Аннары спектакль к\рсәтелде. Үзешчәннәр рольләрне искиткеч итеп башкардылар. Соңыннан Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев, артистларга авыл халкы исеменнән рәхмәт белдереп, иҗади уңышлар теләде.
-
Районда игеннәрне тукландыру өчен минераль ашламалар тупланды
Районда игеннәрне тукландыру өчен 14 мең тоннадан артык минераль ашламалар тупланды. Һәр гектар сөрүлек җиренә исәпләгәндә, бу тәэсир итүчән матдәдә 56 килограмм тәшкил итә.
-
Районда суд приставы хезмәткәрләре белән ЮХИДИ инспекторларының берлектә рейдлары уза
ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүчеләр саны, күпме әйтү, кисәтү, мәгълумат бирүгә карамастан, һаман да кимеми. Әйтик, бүгенге көнгә ЮХИДИ тарафыннан вакытында штрафларын түләмәгән өчен 98 административ материал әзерләнгән. Болар арасыннан 56 кешегә административ штраф җәзасы бирелгән, 11нә мәҗбүри эшләр эшләтү каралган, 9 кешегә 15 тәүлеккә кадәр арест билгеләнгән. Мондый закон бозучылар...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак-кукуруз боткасы
Сезгә кабак-кукуруз боткасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кукуруз ярмасы; - кабак; - шикәр; - тоз. Кукуруз ярмасын юдыртабыз һәм салкын суга 2 сәгатькә салабыз (төнгә калдырсагыз да була). Ярманы суда тоту ботка пешерү вакытын күпкә кыскарта. Бераз тозлы суда яңа яки катырылган кабак кисәкләрен 5 минут пешерәбез. Тәм...