2 декабрь 2016 яңалыклары
-
Халыкка кино хезмәте күрсәтүчеләр еллык эшкә йомгак ясадылар
Бүген, 2 декабрь көнне, Россия киносы елы уңаеннан район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре семинары үткәрелде. Соңыннан ул үз эшен "Сарман" кинотеатрында дәвам итте. Анда район авылларындагы мәдәният йортларының халыкка кино хезмәте күрсәтү буенча еллык эшләренә нәтиҗә ясалды, алдынгыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 1 урын - Өчөйле-Саклау мәдәният йортына...
-
Сарман урта мәктәбендә математика укытучылары киңәште
Сарман урта мәктәбендә "Математика фәнен тирәнтен үзләштерү мәктәпләре шартларында укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү системасы" дип аталган региональ семинар-практикум үткәрелде. Семинарга Яр Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей- интернатыннан югары категорияле математика укытучысы Шәфыйков Нәсим Рәсим улы килде. Бу чарада районыбызның 32 математика укытучысы катнашты. Нәсим Рәсим улы семинар барышында БДИнең...
-
Акциягә җитәкчеләр дә кушыла
Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы, акциягә кушылып, үзенең...
-
Өч-Өйле Саклауда өмет белән яшиләр
Өч -Өйле Саклау авылы мәдәният йортында Инвалидлар көне уңаеннан Актүбә инвалидлар җәмгыятенең Ләйлә Кәрамова җитәкчелегендәге "Өмет" төркеме коллективы "Өмет белән яшик!" дигән исемдә концерт куйды. Ләйлә Кәрамова үзе иҗат иткән шигырьләре, матур җырлары белән концертны алып барды. Яшь җырчылар Ләйсән Латыйпова белән Мәрьям Диярова, Риф Дияровларның җырлары, берсеннән-берсе матур биюләре...
-
Илексаз мәктәбе коллективы Гөлнур апаны сөендерде
Тормыш шаукымыннан арынып, дөнья артыннан куудан туктап, тирә-ягыбызга әйләнеп карасак, язмыш, табигать тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең шактый күп булуын күрер идек. Татарстанда күпме инвалид бар, шуларның кайберсе - балалар. Кызганыч, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Кемдер тумыштан шушы ачы язмышка дучар ителгән, һәлакәткә юлыгып, яшьнәп яшәр чагын урын өстенә,...