2 декабрь 2015 яңалыклары
-
Якташыбыз Нияз сынатмый
Армия сафларында хезмәт итүче якташ егетләребез туган якларыннан еракта да сынатмыйлар. Аларның командирларыннан әтиәниләре исеменә Рәхмәт хатлары килә. Аның чираттагысы - Кәүҗияк авылында яшәүче Наҗия һәм Фоат Фатыйховларга. - Сезнең улыгыз Нияз Фатыйхов хәрби хезмәтне безнең частьтә үтә. Ул сугышчан техниканы тырышып үзләштерә, инициативалы, үз-үзенә таләп- чән. Аңа хас сыйфатлар...
-
Районда туберкулезга каршы чаралар буенча киңәшмә узды
25 ноябрьдә Сарман хастаханәсендә туберкулезга каршы чаралар буенча куратор тикшерүе нәтиҗәләренә багышлангган киңәшмә узды. Мәгълүмат http://sarmanovo.tatarstan.ru/ алынды
-
Зур Нөркәй мәдәният йортында Билгесез солдат көне уңаеннан кичә үткәрелде
Сәнгать җитәкчесе Әлфия Шәрәфетдинова балаларга Бөек Ватан сугышы герройлары һәм сугыш кырында ятып калган билгесез солдат турында сөйләде. Соңыннан "Билгесез солдат" дигән видеофильм күрсәтелде.
-
“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр скандинавия йөрешен яраталар
"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр, дәваланучылар биредә 2014 елдан кулланыла торган скандинавия йөрешен яратып өлгерделәр. Ул - чаңгы таякларына охшаган таяклар белән, әмма чаңгысыз йөрү. Скандинавия йөреше, нинди яшьтә, нинди физик әзерлектә булуга карамастан, һәркем шөгыльләнә ала торган спорт төре. Ул аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы. Яшьләргә...
-
«Сарман» газетасы призына волейбол ярышлары узачак
Район газетасы призына ир-ат командалары арасында традициягә әверелгән волейбол ярышлары быел да үтәчәк. Аны 25 декабрьгә планлаштырдык һәм матбугат үзәге Кыш Бабае призына уздырырга булдык. Ярышларның төгәл вакыты һәм урыны турында өстәмә хәбәр итәчәкбез.
-
Җәлил бистәсендә өлкәннәр өчен компьютерга өйрәнү курслары үткәрелә
Җәлил бистәсендә менә инде дүртенче ел өлкәннәр өчен компьютерга өйрәнү курслары үткәрелә. Быел ул 2нче санлы мәктәп базасында оештырылган. - Уналты кеше ике ай дәвамында атнага өчәр мәртәбә шөгыльләнделәр, бик яратып йөрделәр, - ди ветераннар советы рәисе Сания Гыйззәтова. - Дәресләрне яшь укытучы Альбина Сәфәргалина алып барды. Пенсионерлар берлегенең район...
-
Районда инвалидлар ункөнлегенә планлаштырылган чаралар
3 декабрь. Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Изге эш» акциясе. 6 декабрь. «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейны һәм тренажер залында бушлай шөгыльләнү (инвалид таныклыгы булу шарт). 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. 7 декабрь. Район мәдәният йортында район Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән иганә концерты. 8 декабрь. Йөрү-хәрәкәт аппараты буенча...