Ялгызлыкка каршы акция
1 октябрьдә - Халыкара өлкәннәр көнендә "Син ялгыз түгел" дип исемләнгән акция старт алды. Аның инициаторлары - Татарстанның почта хезмәткәрләре.
Әлеге социаль акция картлар йортларында яшәүче кешеләр үзләрен ялгыз хис итмәсеннәр, аларны онытканнар дип уйламасыннар дигән максаттан чыгып үткәрелә. Почта хезмәткәрләре җәмәгатьчелеккә өлкән кешеләрнең ялгызлыгының актуаль һәм кискен проблема икәнлеген,...