2 август 2017 яңалыклары
-
Яр Чаллыдан кайткан кунак кызы Сарман матбугат үзәгендә шигырь сөйләде
Яр Чаллы шәһәреннән Әдилә Газизова быел мәктәпкә укырга керә. Ул Сарманга әбисе Суфия Әхмәдуллинага кунакка кайткан. Әбисе аны Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге белән таныштырырга алып килде. Кызчык безгә, матур итеп, шигырь дә сөйләп күрсәтте.
-
Район үзәк ял паркында "Корыч" дигән фильм күрсәтеләчәк
5 августта район үзәк ял паркында "Сарман" киноучреждениесе "Корыч" дигән фильм күрсәтәчәк. Башлану вакыты - 20.00 сәгать. Рәхим итегез!
-
Сарманнан Ләйсән Фәррахова хәйрия акциясенә кушылды
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" хәйрия акциясе дәвам итә. Чираттагы катнашучыбыз -Сарманнан Ләйсән Фәррахова.
-
Бер елда “Татар әдәбияты үзәге” сайтын 15 мең кеше файдаланган, 1 500 китап сатылган
"Сайтка өстәмә рекламалар ясалмады, кулланучылар үзләре кызыксынып тапты", - ди Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин. (Казан, 2 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 2016 елның июленнән алып бүгенге көнгә кадәр "Татар әдәбияты үзәге" сайтыннан 15 мең кеше файдаланган. Шулай ук бу вакыт эчендә 1500 китап сатылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының...
-
Почта тартмаларыгыз буш тормасын дисәгез, "Сарман"га язылыгыз!
Дуслар! Әгәр почта тартмаларыгыз буш тормасын дисәгез, район газетасына язылырга ашыгыгыз! "Сарман" газетасына ярты елга язылу бәясе 669 сум тәшкил итә. Бүген исә аңа вакытыннан алда язылып, бераз эконмияләргә мөмкин. Газетага аерым кешеләр - 632,10 сумга, оешмалар 722,10 сумга языла алалар. " Новый Сарман" газетасы аерым кешеләр һәм оешмалар өчен...
-
Десантчы якташыбыз кинода төшкән
Күтәмәле авылы егете Илнар Ильясов та бүген һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үтә. Ул 2004-2006 елларда Новороссийск шәһәрендә нәкъ шул гаскәрдә хәрби бурычын үтәде. Хезмәте вакытында Илнар барыбыз да яратып карый торган "Грозовые ворота" кинофильмында төшкән. Төп фотода Илнар - сулда. Бу фотода Илнар - сулдан беренче.
-
Сарманда җәяүле юлларын төзекләндерү дәвам итә
Район үзәгендә җәяүле юлларын төзекләндерү дәвам итә. Иске плитәләр алынды, хәзер буш урыннарга комлы-цемент катнашмасы салалар. Аннары брусчатка җәеләчәк. Алынган плитәләрне авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерүгә кулланачаклар.
-
Районда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе оештырыла
«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» исемендәге традицион республика акциясе дәвам итә. Аның кысаларында районда беренче сыйныфка баручы инвалид балаларга, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдән булган балаларга ярдәм оештырылачак. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты: ИНН 1636007532, КПП 163601001, Р/с 40703810405210000006, БИК 049205805, К/с 30101810000000000805, ПАО «АК...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – мүк җиләге һәм гөлҗимеш белән витаминлы чәй
Сезгә мүк җиләге һәм гөлҗимеш белән витаминлы чәй рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - су - 800 миллилитр; - гөлҗимеш - 12 данә; - мүк җиләге - 1 аш калагы; - бал - 1 аш калагы; - кара чәй - 1 чәй калагы. Җылынган заварка чәйнегенә гөлҗимеш һәм чәй салабыз....
-
Районда уракка чыктылар
Агрофирмаларда көзге шепкән урыла һәм суктырыла. 1 августка ул 2000 гектарда ектырылды, аның 400 гектарыннан суктырып алынды. Һәр гектардан уртача 15 центнер уңыш алынып, барлыгы 600 тонна бөртек җыелды. Кәбестәлелеләр семьялыгыннан булган бу культура май сыгып алу өчен игелә.
-
Сарманлылар, мошенниклардан сак булыгыз!
Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге хәбәр иткәнчә, республика территориясендә мошенниклар һөҗүм итүе очраклары күбәйгән. Алар, ышанычка кереп, банк картасы мәгълүматларын алалар.Мошенниклар "барлык төр хезмәт күрсәтәбез", дип алдыйлар. Ышанган кешеләр аларга картаның барлык мәгълүматларын бирәләр. Әгәр мондый очрак булса, полициянең участок уполномоченныега шалтыратырга кирәк.