2 апрель 2019 яңалыклары
-
Өйрәнүләр үткәрелә !!!
Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 32-17р санлы карары нигезендә, 2 һәм 3 апрель көннәрендә район территориясендә өйрәнүләр үткәрелә.
-
Хәтирә апа 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә
Бүген Буралы Чишмә авылында яшәүче Ильясова Хәтирә Салих кызына 90 яшь тулды.
-
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Профсоюз алдындагы казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнде
Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Татарстан Республикасында профсоюз алдындагы казанышлары өчен" Почетлы билгесе белән бүләкләнде.
-
Морбаш авылында яшәүче Әзһәр абый Әюпов 90 яшен парлап каршы алды
Ветеранның озак яшәве серенә тиз төшендек. Егерме елдан артык инде көнен иртәнге гимнастикадан башлый икән. 70 еллап умарталар карый, бал ашый.
-
Язгы чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә 20 апрельдә озата башлаячаклар
Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк.
-
Сарманда профсоюз активистларының зона семинар-киңәшмәсе үтте
Бүген районда Дәүләт учреждениеләре һәм РФ җәмәгать хезмәт күрсәтүе хезмәткәрләре профсоюзының Татарстандагы республика оешмасы профсоюз активының зона семинар-киңәшмәсе булды.
-
Җиденче “Әдәби марафон” Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланачак
Катнашучыларга йөз язучының әсәрләрен укырга тәкъдим ителә.
-
Үзмәшгуль татарстанлыларга «Биржа мәйданчыгы»ннан файдалану мөмкинлеге бирелде
Хәзерге вакытта «Биржа мәйданчыгы»нда 128 тәкъдимнән файдаланырга мөмкин, аларда үзмәшгульләр үз хезмәтләрен урнаштыра алачак.
-
Иске Кәшердә “Көлке көне” кызыклы җырлар һәм күңелле зарядка белән узды
Көлке көнендә Иске Кәшер урта мәктәбенең “Миләш” мәктәпкәчә тәрбия төркемендә “Ха-ха-ха, хи-хи-хи, кет-кет-кет” дип исемләнгән балалар иртәсе үтте.
-
Җәлил ансамбльләре фестиваль лауреатлары булдылар
Март ахырында Бөгелмә шәһәрендә “Бөгелмә - Мәскәү транзит” дип исемләнгән IX Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале булды.