Районда җирне төп эшкәртү 52400 гектарда башкарылды
Районда көзге кыр эшләре дәвам итә. Шикәр чөгендере 4650 гектардан казылды. Аның һәр гектарыннан уртача - 280 центнер, барлыгы 130200 тонна татлы тамыр алынды. Шуның 86188 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Рапс 3550 гектар мәйданнан суктырылды, һәр гектарның уртача уңышы 12 центнер тәшкил итә. Кукуруздан базларга 30300 тонна силос салынды....
Районда көзге кыр эшләре дәвам итә. Шикәр чөгендере 4650 гектардан казылды. Аның һәр гектарыннан уртача - 280 центнер, барлыгы 130200 тонна татлы тамыр алынды. Шуның 86188 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Рапс 3550 гектар мәйданнан суктырылды, һәр гектарның уртача уңышы 12 центнер тәшкил итә. Кукуруздан базларга 30300 тонна силос салынды. Җирне төп эшкәртү 52400 гектарда башкарылды.
Хуҗалыкларда техникаларны кышкы саклауга кую һәм ремонтлау буенча да эшләр башланды. Октябрьнең 13еннән соң аларның торышын республика комиссиясе дә тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев