1 июль 2016 яңалыклары
-
"Сарман" агрофирмасының Янурыс бүлекчәсендә көн саен 4200 килограмм сөт савалар
Җәй - мул сөт чоры, диләр "Сарман" агрофирмасының Янурыс бүлекчәсе савымчылары. Ферма мөдире Закир Шакирҗанов җитәкчелегендәге коллектив җәйләүдә көн саен 4200 килограмм сөт сава. Бер сыерга исәпләгәндә, ул 22 килограмм тәшкил итә. Район буенча һәр сыердан уртача 14 килограмм сөт савыла.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кукуруз коймагы
Сезгә кукуруз коймагы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кукуруз крахмалы - 1 стакан; - тавык йомыркасы - 2 данә; - тоз - тәм буенча; - шикәр - 1 аш калагы; - сөт - 2 стакан; - сода - 1 чеметем; - үсемлек мае - тәм буенча; - ак май...
-
Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу районда да старт алды
Бүгеннән, 1 июльдән, Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу башланды. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Закон нигезендә сан алуда катнашучыларга бирелә торган сорауларның кайберләренә алдан ук җавап әзерләү сорала: җир участокларының гомуми күләме (йорт яны участогы, кыр участогы, җир өлешләре); авыл хуҗалыгы культуралары төрләре буенча чәчүлек, җимеш агачлары, куаклары, җиләклекләр...
-
Җәлилдә Яшьләр көнен 3 июльдә билгеләп үтәчәкләр
Җәлил бистәсендә Яшьләр көнен 3 июльдә билгеләп үтәчәкләр. Анда 18.00 сәгатьтә Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Игелек буяулары» дип исемләнгән Буяулар фестивале узачак. Оештыручылары аның мавыктыргыч булырына ышандыра. Шулай ук укыгыз: Иртәгә Сарманда Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм булачак
-
Иртәгә Сарманда Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм булачак
Иртәгә - 2 июль көнне Сармандагы бассейн янындагы яңа ял паркында Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары булачак. 14.00 сәгатьтә - футбол, 19.00 сәгатьтә стритбол буенча уеннар һәм пауэрлифтинг ярышлары башлана. Футболны үзәк ял паркында уйнаячаклар, калган ике спорт төре буенча ярышлар яңа паркта узачак. Бәйрәмнең концерт өлеше 20.00 сәгатьтә башлана....