1 июнь 2026 яңалыклары
-
Татарстанда студотрядлар составында 3,9 меңнән артык яшүсмер эшкә урнашачак
2026 елның җәендә Татарстан студент отрядлары эчендә 14–17 яшьлек 3,9 меңнән артык мәктәп укучысын һәм урта махсус уку йорты студентын хезмәт белән тәэмин итү планлаштырыла. Студент отрядлары эшчәнлеге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры китереп координацияләнә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Иске Минзәләбашта Разыя Гыйльфановага 95 яшь тулды
Иске Минзәләбаш авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Разыя Гыйльфанова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Татарстанның 79 авылында элемтә һәм тиз интернет пәйда булачак
2026 елда Татарстанның 30 районында урнашкан 79 авылда сыйфатлы күчмә элемтә һәм югары тизлекле интернет эшли башлаячак. Бу торак пунктларга «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы кысаларында яңа базис станцияләре урнаштырыла, дип хәбәр итә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
-
Сарманда үтәчәк Сабан туе программасы билгеле
Татар халкының яраткан бәйрәме – Сабан туена да санаулы көннәр калып бара.
-
Татарстанда боз яву куркынычы бар
2 июньгә каршы төндә һәм иртәдә томан көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Россия көне уңаеннан Татарстанда өч көнлек яллар көтелә
Июнь аенда бишкөнлек эш графигындагы татарстанлылар өчен өстәмә ял көннәре булачак, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда җәй башында яңгыр, яшен һәм җылы һава көтелә
Дүшәмбе, 1 июньдә, республикада үзгәрешле болытлы һава торышы фаразлана. Көн дәвамында кыска вакытлы яңгыр явуы, урыны белән яшен булуы ихтимал. Кайбер районнарда төнлә томан төшәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин балаларны яклау көне белән котлый
Кадерле балалар! Хөрмәтле әти-әниләр! Ямьле җәйнең беренче көнендә иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көн безгә сабыйларны үстерү-тәрбияләү зур һәм җаваплы хезмәт икәнен искәртә.
-
ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле бәйрәм белән котлый
Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар һәм дуслар!