1 июнь 2017 яңалыклары
-
Бассейн янындагы ял паркында чәчәкләр утырттылар
Бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Аграр яшьләр» оешмасы, «ФОРПОСТ» яшьләр-иҗтимагый берләшмәсе, Сарман гимназиясенең Экологик отряды район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү үзәге янындагы паркта чәчәкләр утырттылар.
-
Сарманнан Асия Азиханованың иң зур хыялы – актерлык сәләте буенча уку йортына керү
Балаларны яклау көне уңаеннан "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, волонтерлар Ләйсән Вагыйзова, Регина Миннебаева, Айсылу Маликова, Миләүшә Ибраһимова Сарманнан Асия Азиханова янында кунакта булдылар. Асиянең мөмкинлекләре чикләнгән. Әмма андагы тормышны ярату, яңалыкка омтылу, күпне белергә тырышу кебек сыйфатлар сирәкләргә бирелә. Сәламәт балалар кебек күрү мөмкинлеге булмаса...
-
Өчөйле Саклауда "Балалар – безнең киләчәгебез" дигән бәйрәм узды
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Өчөйле Саклау авыл мәдәният йорты каршында китапханә белән берлектә "Балалар - безнең киләчәгебез" дигән исемдә балалар катнашында төрле уеннар уйнатылды, концерт номерлары күрсәтелде. Соңыннан балалар түгәрәк өстәл артында коймак белән чәй эчтеләр.
-
Җәлил кинотеатрында яңа кинозал ачылды
Бүген Җәлил бистәсендәге кинотеатрда 2 бәйрәм булды - Халыкара балаларны яклау көне һәм кинотеатрда яңа кинозал ачылу уңаеннан. Чарада район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, бистә башлыгы Ленар Бадыйков, "Татаркино" оешмасының Яр Чаллы филиалы директоры Рифкать Билданов, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигының гомуми сораулар, кадрлар һәм...
-
Сарманда "Бала чагым – бал чагым" дигән бәйрәм үтте
Бүген район үзәгендәге "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге янындагы ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Бала чагым - бал чагым" исемендәге бәйрәм үткәрелде. Тантанада катнашучы балаларны бәйрәм белән иң элек район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. - Безнең тормышыбыздагы барлык шатлык-куанычларыбыз, уй-борчуларыбыз сезнең белән бәйле. Сезгә бәхетле балачак, сау-сәламәт һәм матур...
-
Сарманның үзәк ял паркында фонарьларны ватканнар
Аңламассың бу кешеләрне! Булганны саклый, аңа канәгать итә белмибез. Ә теге кирәк, моны эшләсеннәр җитәкчеләр, дияргә яратабыз. Сарманның үзәк ял паркында чыршыларны кичке якта яктыртып, матур төс биреп торучы фонарьлар урнаштырганнар иде. Кайсыларыдыр шуларны ватып бетергән. Кеше хезмәтен хөрмәт итәргә кайчан өйрәнерләр икән алар? Тәрбиябез шул дәрәҗәдә түбәнме соң?
-
Район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнары тапшыралар
Бүген 9 сыйныф укучылары биология, тарих, физика һәм әдәбияттан төп дәүләт имтиханы тапшыралар.
-
Ураза тотучы район халкына файдалы киңәшләр
Соңгы елларда ураза озын көннәргә туры килә. 19 сәгать буе ашамый-эчми тору күпләргә авыр бирелә, шуңа да ураза тотучыларга сәламәтлекләренә игътибарлы булырга кирәк. Авырып киткән кешеләр уразаларын башка вакытка күчереп тә тота ала. Хроник авыруы булганнар да иң элек табиб белән киңәшләшергә тиеш. "Бәкара" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Сездән кем дә...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – маринадланган скумбрия
Сезгә маринадланган скумбрия рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лавр яфрагы - 2 данә; - хуш исле борчаклы борыч - 4 данә; - тоз - 2 аш калагы; - шикәр - 1 аш калагы; - су - ½ литр; - яңа скумбрия - 2 данә. Катырылган балыкның эчен алабыз, юабыз...
-
Җәлилдә Минаҗевлар гаиләсе белән очрашу үтте
Җәлил бистәсенең Хезмәт даны музеенда бистәнең иң хөрмәтле гаиләләренең берсе, озак еллар "Җәлилнефть" идарәсендә эшләгән Минаҗевлар гаиләсе белән очрашу узды. Очрашуны музей җитәкчесе Альмира Галиәхмәтова оештырды һәм алып барды. Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Район халкы Татьяна Воропаевага сорауларын бирә ала
2 июньдә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Партиясенең Сарман бүлекчәсе җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Партиясе Рәисе Дмиртий Медведевның Татарстан Республикасындагы Региональ җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева халыкны кабул итәчәк. Башлану вакыты - 11.00 сәгать. Алдан язылу өчен телефон: 2-41-64. Адресы: Сарман авылы, Ленин урамы, 28 йорт, 2 этаж....
-
Район газетасына 2017 елның икенче яртысына яздыру бара
Район газетасына 2017 елның икенче яртысына яздыру бара. «Сарман»га ярты елга язылу бәясе аерым кешеләр өчен - 669 сум, оешмалар өчен 759 сум тәшкил итә. «Новый Сарман» газетасына 390 сумга язылырга мөмкин. Район газетасына альтернатив яздыру да бара. Аңа редакциядә язылып, шуннан яки үзәк базар янындагы "Фотоэксклюзив"тан килеп аласы була....
-
Зур Нөркәйдә мәдәни семинар үтте
Зур Нөркәй мәдәният йортында " Матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм аның каталогын төзү" дигән темага семинар үтте. Семинарны район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ильмира Салихова алып барды. Халык йолаларына караган төрле әйтемнәр, җырулар, риваять, әкиятләр, ырымнар ышануларга багышланган семинар бик җанлыклы үтте. Мәдәният хезмәткәрләренең әлеге мәдәни мирасны саклауда, балаларыбызны...
-
Район халкы җәй җиткәнен сизми дә калды
Дуслар! Менә сиздермичә генә җәйнең беренче көне дә җитте. "Сиздермичә" диюбез һава торышының җәйгечә булмавына бәйле. Тик, шулай да, хәзер ул ел фасылына туры килерлек итеп үзгәрер дип ышанабыз.