Саклаубаш авыл җирлегендә грантка трактор алганнар
Узган елда республиканың Министрлар Кабинеты, Муниципаль берәмлекләр советы тәкъдимен искә алып, "Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирү" турында карар чыгарды. Беренче конкурс та былтыр ук игълан ителде, һәм ел ахырына нәтиҗәләр дә ясалды. Җиңүчеләргә 1 миллион сумлык грантлар тапшырылды. Конкурста республиканың кырык өч районыннан 217 авыл җирлеге катнашкан, шуларның 104е...
Узган елда республиканың Министрлар Кабинеты, Муниципаль берәмлекләр советы тәкъдимен искә алып, "Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирү" турында карар чыгарды. Беренче конкурс та былтыр ук игълан ителде, һәм ел ахырына нәтиҗәләр дә ясалды. Җиңүчеләргә 1 миллион сумлык грантлар тапшырылды.
Конкурста республиканың кырык өч районыннан 217 авыл җирлеге катнашкан, шуларның 104е җиңүчеләр дип табылган. Җиңүчеләрне бәяләү җирлектә халык санының табигый үсешенә, бер кешегә туры килгән салым һәм салым булмаган башка кертемнәр күләменә, торак, юллар төзелешенә, җирлектә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең күплеге, хуҗалыкларда асрала торган терлекләрнең баш саннары һәм, 100 кешегә исәпләгәндә, җинаятьләр санының әз булуына карап башкарылган. Районнан конкурста алты авыл җирлеге катнашып, аларның өчесе - Янурыс, Карашай Саклау, Саклаубаш авыл җирлекләре җиңү яулады. Шушы көннәрдә аларга грантлар буенча алынган тракторлар кайтып төште. Бу уңайдан Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев безгә түбәндәгеләрне сөйләде:
- Грантлар җирлектә яшәүчеләрнең тормышы өчен мөһим объектларның матди-техник базасын ныгытуга, авылларны төзекләндерүгә, социаль инфраструктураны җәелдерүгә юнәлтелергә тиеш. Җиңүчеләр Икътисад министрлыгы белән төзегән килешүдә грантка нәрсә алачагын күрсәтә. Кемдер аны урам утларын рәткә китерү, су линияләре уздыру, төзекләндерү эшләренә тотуны караса, без трактор алырга булдык. Өч авыл җирлегенә дә "МТЗ-82" тракторлары һәм аңа җайланмалар кайтты. Җайланмаларыннан "КУН-10" төягече, эттергеч, Янурыс белән Карашай Саклау авыл җирлекләре - роторлы чапкыч, ә без арба алдык. Бу безнең кыш көне беренче чираттагы бик зур проблеманы хәл итәргә - юлларны чистартып торырга менә дигән ярдәм булды. Тракторга механизатор да таптык инде, Дилморат Садыйков анда эшләргә ризалашты.
Мондый конкурс беренче генә уздырылды әле, һәм анда җиңүебезгә бик шат. Гомумән, республикада тормышка ашырылучы программалар безнең авылларны төзекләндерүгә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга нык булыша. Менә быел Өчөйле Саклау авылында китапханәсе дә булган клуб төзеләчәк. Саклаубаш мәктәбе капиталь ремонт программасына кертелде. Мәктәп территориясендә мини футбол мәйданчыгы да ясалачак. Узган ел Саклаубашта 11 километр озынлыкта электр линияләре яңартылды. 5нче линиясе булган СИП-үткәргечле бу чыбыклар урам лампалары кулланган энергияне аерым санау мөмкинлеге бирә. Быел шундый лампалар урнаштырылачак. Саклаубаш участок хастаханәсе ремонты 2015 ел планына кертелде. Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда, авылларыбыз тагын төзек, матур булырына ышанабыз. Бу уңайдан һәйкәлләрне дә төзекләндерәбез.
Сүз уңаеннан
Конкурсның төп максатлары:
җирле үзидарә органнары эшчәнлеген авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтүне стимуллаштыру;
республиканың авыл җирлекләрендә социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү;
җирле мәсьәләләрне чишүгә өстәмә ресурслар җәлеп итү механизмнарын камилләштерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев