29 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Сарманда мөселман яшьләре "Кышкы спартакиада"да катнашты
Мөселман яшьләре арасында дуслык элемтәләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм иң көчле спортчыларны билгеләү нияте белән, күптән түгел Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә районара мөселман яшьләре спартакиадасы үткәрелде. Ярышка Чирмешән, Әлмәт, Кукмара, Яңа Чишмә, Лениногорск, Мөслим һәм Әгерҗе районнарыннан килгәннәр иде. Кардәшләр чаңгыда шудылар, мини-футбол, өстәл теннисы уйнадылар, аркан тарттылар....
-
Сарман гимназиясе директоры Англиядә бер атналык стажировка үтеп кайтты
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең "Алгарыш" программасы кысаларында үткәрелгән конкурста катнашып, грант откан 15 мәктәп директоры Англиядә бер атналык стажировка үтеп кайтты. Алар арасында Сарман гимназиясе директоры Лилия Газимова да бар иде. Кайткач, ул редакциядә булды, үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. Лилия Газимова белән әңгәмәне газетабызның 31 нче гыйнвар санында укыгыз. Шулай ук...
-
Сарман районында суыклар машиналарны кабызырга комачаулый
Салкын һава үзенең "сюрприз"ларын әзерләп тора. Бер хезмәттәшебезнең бүген иртән машинасы кабынмаган. Шуңа күрә аңа җәяү килергә туры килгән. Ә сез салкында машинагызны ничек кабызасыз? Үзегезнең фикерләрегезне "САРМАН:иң яңа хәбәрләр!" төркемендә комментарий формасында калдыра аласыз.
-
Сарман автомобильләренең беренче кардәше моннан 128 ел элек "туган"
1886 елның 29 гыйнварында немец инженеры Карл Бенц өч тәгәрмәчле автомобиль җитештерүгә патент ала. Ул автомобильнең рәсми уйлап чыгаручысы дип санала. Ә 29 гыйнвар автомобиль уйлап табылган көн дип атала. Әйтеп үтәргә кирәк, Бенц уйлап тапкан автомобиль беренче бензинлы автомобиль була. "Бензин" һәм "Mercedes-Benz" исемнәре дә әлеге инженерның фамилиясеннән алынган.
-
Саклаубаш авыл җирлегендә грантка трактор алганнар
Узган елда республиканың Министрлар Кабинеты, Муниципаль берәмлекләр советы тәкъдимен искә алып, "Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирү" турында карар чыгарды. Беренче конкурс та былтыр ук игълан ителде, һәм ел ахырына нәтиҗәләр дә ясалды. Җиңүчеләргә 1 миллион сумлык грантлар тапшырылды. Конкурста республиканың кырык өч районыннан 217 авыл җирлеге катнашкан, шуларның 104е...
-
Сарман картингчылары кышкы сезонны ачтылар
19 гыйнварда Лениногорск шәһәрендә, беренче ачык кышкы картинг ярышлары үтте. Анда Республиканың көньяк-көнчыгыш районнары командалары "ШИФА" сәүдә-җитештерү челтәре Кубогына көч сынашты. Ярышлар биш төркемгә бүленгән иде: "Пионер-кадет" - 8-16 яшьлек узышчылар (60 кубик сантиметр двигательле машиналар), "125-А" классында - 13-16 яшьлек узышчылар (125 кубик сантиметр двигательләр), "125-Б" классында - 15-18...
-
Сарман районында игезәкләр конкурста актив катнашалар
Сарман авылыннан Эльмира һәм Эльвира Вәлиевалар - "Иң матур игезәкләр" конкурсының чираттагы катнашучылары. Кызларга унбер яшь. Башка катнашучылар кебек үк, алар да конкурста җиңәргә уйлыйлар.