Сарманда туризм
Бу бүлектә сез объектлары Сарман районының гына түгел, республика һәм Россия тарихының да аерылгысыз өлеше булып торган туристлык маршрутлары белән таныша аласыз
-
Бакыр Тау
Тасвирлама: Бакыр Тау – тау токымнарын эшкәртү сәнәгате тарихи истәлеге. Сарман районы үзәге янәшәсендә урнашкан туристлык объекты. ХVIII гасырдан калган, тикшерелгән һәм әле дә сакланган иң иске рудниклардан санала. Мәгарә озынлыгы 2000 метрга җитә. Эчендә бозылмый торган, чиста сулы күл бар. Һава температурасы +7 С.
Адресы: Сарман районы, Сарман авыл җирлеге
-
Яхшыбай авылы мәчете
Тасвирлама: Яхшыбай авылы мәчете – Сарман районының Яхшыбай авылында урнашкан тарихи бина. Хәзерге вакытта аскы катында – фельдшер-акушерлык пункты һәм Дамир Гарифуллин исемендәге Яхшыбай авылы музее, өске катында авыл клубы урнашканнар.
Адресы: Сарман районы, Яхшыбай авылы, Мирная урамы, 20а.
-
Стахеев һәм аның Сарман районындагы заводы
Тасвирлама: Стахеевның концерны иң эре монополистик берләшмә була. Аңа сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, сәүдә һәм кредит предприятиеләре керә.
Адресы: Петровский Завод авылы, Завод урамы, 35
Кара-каршы чишмә
Аның исеме шуннан килеп чыккан: биредә ике чишмә кара-каршы урнашкан. Ул – районның иң истәлекле урыннарыннан берсе. Чишмә Бакыр тавы итәгенә нарат урманы янына Сарман-Әлмәт автомобиль юлыннан 650 метр ераклыкта төньяктарак, Сарман авылыннан 1 км ераклыкта көнчыгыштарак урнашкан.
Чишмә нефтьчеләр тарафыннан төзекләндерелгән. Аның территориясе металл койма белән әйләндереп алынган, таштан баскыч ясалган, юл таш белән түшәлгән, иркен беседкасы бар. Су ала торган урында декоратив кирпечтән, таш һәм металлдан аркалы башня салынган. Әйтүләренчә, чишмәнең берсеннән тере су ага, икенчесеннән – үле су. Чишмә суы авырулардан терелтеп кенә калмый, хәтта зыян да китерергә мөмкин, дигән сүзләр йөри.
Чишмә – сарманлыларның иң яраткан урыннарыннан берсе. Биредә һәрвакыт, җәй көне бигрәк тә, ял итүчеләрне күрергә мөмкин. Аннан ерак түгел җиләкле һәм гөмбәле урыннар да бар.