
Сарман районы тарихы
Сарман ягының бай тарихы бар. Галимнәр әйтүенчә, беренче күчеп килүчеләр бу якларда XVI гасыр ахырында күренә башлыйлар. Ә районга 1930 елда нигез салына. Ул үзенең хезмәт сөючән халкы, батырлары белән данлыклы. Кырларыннан ел саен бай уңыш алына, нефтьчеләр дә югары күрсәткечләр белән абруй казаналар. Районыбыз – җыр-моң ягы да. Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина – безнең районнан чыккан җырчылар.
Тарих төпкелләрендә
Сарман атамасы, аның килеп чыгышы, тамырлары чал тарих тирәнлегенә барып тоташа. Сарманлылар үзләре Сарманны Сарман бабай нигезләгән дип исәплиләр.
Бу атама, безнең карашыбызча, кыпчак (нугай) этнонимы (кабилә-кавем исеме) «сарман»га бәйләнешле. Урта Жуз казакълары килеп чыгышында да «сарман» этнонимы катнашкан. Сарман атамасы Павлодар өлкәсендә очрый. Атама төрекмән топонимиясендә дә урын алган. Сарман кабилә-кавемнәренең бер ишеләре – казакъ, икенчеләре – төрекмән, өченчеләре татар халкы оешуга өлеш керткән. М. Әхмәтҗанов хезмәтләреннән күренгәнчә, татар шәҗәрәләрендә Сарманай исеме табыла. Сарман, Сарманай һәм Сарманаев фамилияләре татарларда, керәшеннәрдә һәм Пермь татарларында да очрый. Марий Эл Республикасының Таулы Мари районында Сарман-Сола исемле авыл бар. Мари галимнәре бу атаманың шәхес исеме Сарманга һәм татар телендә кайчандыр актив кулланылышта булып, авыл мәгънәсен бирә торган, ә хәзер искергән «сала» сүзе кушылып ясалган дип уйлыйлар. 1716—1717 елларга караган чыганакларда һәм тарихи материалларда мари галиме С.Я. Черных Сарманайко исемен очрата.
Беренче күчеп килүчеләр
1870 елдагы мәгълүматларга караганда, Сармандагы 168 хуҗалыкта 536 ир-ат һәм 526 хатын-кыз яшәгән. Анда типтәрләр һәм татарлар гомер иткән. Авылда мәчет, мәдрәсә һәм ике су тегермәне эшләгән.
Сарман ягына беренче күчеп килүчеләрнең урнашуы XVI гасыр белән билгеләнә, ә авыллар күпләп XVIII гасырның беренче яртысында барлыкка килә. Беренче карашка, Сарман төбәге Кама аръягындагы регионнардан берни белән дә аерылмый кебек. Ләкин, тарихка күз салсак, анда аның үзенә генә хас вакыйгаларның шактый булуы күренә.
Бу җирләрдән Пугачев гаскәре үткән
Бу җирләрдән Пугачев гаскәрләренең үтүе халык күңелендә ирек, азатлык рухын көчәйтә. Телдән-телгә күчкән хикәятләрдән күренгәнчә, бу вакытта “Петр Федорович галиҗәнаплары”на тояк өстендә кара билгесе булган ак ат бүләк иткән Сарман бабай да исән булган. Кәүҗияк, Каташ-Каран, Ләке, Иске Кәшер, Ләшәү-Тамак, Бикбулат (Иске Минзәләбаш), Дүсем авылларыннан 200ләп кыю егет Пугачев отрядларына кушыла. Аларның башлыгы курку белмәс якташыбыз Тимерхан Мостафин була.
Сарман төбәге “народник”ларның игътибарын да җәлеп итә
Сарман төбәге “народник”ларның да игътибарын җәлеп итә. Безнең төбәк ракета техникасы пионеры Николай Кибальчич һәм Софья Перовскаяның эзләрен саклый. Иске Кәшер волостендә Кибальчич беренче шартлаткыч җайланмаларны сыный. Перовская авыруларга прививка ясауда катнаша.
Сарман җирен Стахеев та үз иткән
Октябрь революциясенә кадәр крестьяннарның күбесе үз хуҗалыкларын алып бара. Сәнәгать турында искә алсак, Петровкадагы “Стахеев һәм аның уллары” исемендәге шәраб җитештерү заводы тирә-якта бердәнбер предприятие була һәм анда ул заманнарда 30лап кеше хезмәт куя.
1919 елның февралендә Сарман волостендә 16 авыл исәпләнә. 1920 елга кадәр Сарман Уфа губерниясе Минзәлә уезды Әлмәт-Мулла волостеның үзәге булып тора. 1920 елдан ул ТАССРның – Минзәлә, ә 1921 елдан Чаллы кантоннары составына керә.
Сарман районы кайчан төзелә?
Туган җир, туган як, туган авыл – һәрбер кеше өчен иң кадерле, иң газиз сүзләрдер. Кайда гына яшәсә дә, кеше үзенең туган җирен сагынып яши.
Киләчәк үткәннәрдән башка була алмый. Кеше үткәннәре белән элемтәне югалтырга тиеш түгел, һәркемгә үзенең туган авылының тарихын, гореф-гадәтләрен, населен белү мөһим. Безнең туган ягыбыз – җырларда җырланган, әдәби әсәрләргә кереп калган, хезмәт сөючән кешеләре белән дан тоткан Сарман ягы.
1920 нче елга кадәр район җирләре Минзәлә өязе Уфа губерниясе составына, 1920-1921 елларда – Минзәлә кантонына, 1921 елдан 18 волостьны берләштергән Чаллы кантонына керә. 1926 елда волостьлар саны 11 гә кала.
1930 елның 10 августында Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм ТАССР Советларының XIII оештыру съезды карарлары нигезендә республика территориясе 46 районга бүленә һәм Сарман районы барлыкка килә. Район үзәге итеп Сарман авылын билгелиләр.
1930 елның 31 августында районда партия оештыру конференциясе була. Анда авылларда булган 84 коммунистның барысы да катнаша. Райком секретаре итеп ВКП(б)ның Алабуга кантон комитетының оештыру бүлеге мөдире булып эшләгән Зариф Кәрим улы Әминев сайлана.
Сарман районы элекке Александровка-Карамалы, Сарман, Иске Кәшер, Нөркәй, Языково волостьлары урынына барлыкка килгән авыл Советларына караган авыллардан оеша. Ул чакта Сарман районы 59 авыл Советына кергән 132 авылны берләштерә. Соңрак авыл Советлары саны 39га кала. 1930-1935 елларда районда 95 күмәк хуҗалык оеша. Күмәк хуҗалыкларга, чорына туры китереп, «Кызыл Байрак» (Сарман), «Юлбашчы» (Түбән Ләшәү), «Комбайн» (Иске Имән), «Яңа адым» (Түбән Баткак), «Политотдел» (Салкын Алан) исемнәре кушалар.
Легендар Миңлекамал районны үстерешкән
Сугыш елларында күмәк хуҗалык йөген, җигелеп, хатын-кызлар тарта башлый. Алар арасында 1894 елда хәзерге Сарман районы Баткак авылында туган – язучы Мирсәй Әмирнең шул исемдәге әсәренең прототибы Сөләйманова Миңлекамал Миңнехан кызы да бар. 6 яшендә әтисе вафат була Миңлекамалның. Абыйсы Әхмәтхан Миңлекамалны Теләнче Тамак авылына мәдрәсәгә укырга илтә. 15 яшендә авыл мулласы Нигъмәтуллага тормышка чыга, ике балалары туа. Сәнәкчеләр чуалышы чорында Нигъмәтулла мулланы үтерәләр, Миңлекамал ике баласы белән абыйсы йортына кайтып төшә. 1920 елда ул Урта Кәшер авылына 5 үги өстенә үзеннән 26 яшькә өлкән булган Сөләйманов Нәбиуллага тормышка чыга. 1924 елда хәзерге Әлмәт районы (ул чорда Сарман районы) Салкын Алан авылына күчеп киләләр. Тагын 4 кыз дөньяга килә. Күмәк хуҗалык оешкач, сыер савучы, атлар караучы булып эшли.
Гадәттән тыш активлыгын күреп, аны 1931 елда Салкын Алан авылында яңа төзелгән күмәк хуҗалыкка рәис итеп куялар. Хөкүмәт эшеннән бик талчыккач, үзе теләп китеп тә тора берара: атлар карый, сыер сава. Авылдашлары соравы буенча, 1940 елда тагын колхоз йөген тарта башлый. «Политотдел» колхозы республика буенча икенче урынга чыга. Тагын бер елдан, ягъни 1944 елның 10 мартында ТАССР Югары Советы Президиумы Грамотасы белән бүләкләнә.
Сарман мәдәни яктан да чәчәк ата
Шул ук вакытта мәдәни тормыш кайный. Сарман авылында ике мәдәният йорты була. Аның берсе хәзер Аръяк дип йөртелгән якта күмәк хуҗалыкныкы була, ә икенчесе хәзерге Ленин һәм Терешкова урамнары кисешкән урында Мөхәммәтхаҗи бай йортының икенче катында урнаша. Аның беренче катында пожар депосы була. Чиратлап төнгә каланчага дежур торырга кеше билгели торган булалар. Шунда ук кинотеатр урнаша. Ләкин истәлекләр буенча иң гөрләп торганы, яшьләр бик теләп йөргәне Аръяктагы мәдәният йорты була. Культура-агарту эшләрен ул чорда Нигъмәтуллина Сәкинә башкара. Ул елларда оешкан халык театры, Сарманда гына чыгыш ясап калмыйча, күрше-тирә районнарны да шаккаттырып кайта торган була.
30 елларда актив рәвештә мәчет манараларын кисү, чиркәү чаңнарын салдыру дәвам итә. Сарман авылының соңгы мәчетенең манарасын 1939 елның 23 октябрендә ТАССР Югары Советы Указы нигезендә кисеп, мәктәп итеп үзгәртәләр.
1930 елда I баскычлы 25 мәктәп була. Аларда 152 хезмәткәр эшләгән, 6278 укучы белем алган. Рус булмаган халыкларның үз телләрендә уку мөмкинлекләре барлыкка килгән.
Ул елларда барлык документлар, беркетмәләр, белешмәләр, статистик хисаплар латин телендә алып барылган.
Сарманда самолет утызынчы елларда оча башлый
Сарман аэродромы, шул чор вәкилләренең сүзләренә караганда, үзенең эшчәнлеген 1934-1935 елларда башлый. Ул вакытта почта элемтәсе хезмәтен башкаручы ПО-2 самолеты кырга-яланга төшә торган була. 1947 елларда У-2 самолеты хезмәт күрсәткән. Алар шулай ук Петровка спирт заводыннан спирт та ташыганнар. Бик авыр хәлдәге авыруларны Казанга алып китәр өчен дә, кан кирәк булганда да, самолет чакыртканнар.
Урамнар исем ала
1965 елда Леонид Ильич Брежнев, хакимияткә килгәч, Җиңү бәйрәмен билгеләп үтү турында документ имзалый. Шул вакытта беренче тапкыр сугышта катнашкан кешеләрне барлыйлар, исемлекләр төзиләр һәм, шушы вакыйганы мәңгеләштерү максатыннан, Сарман авыл Советы башкарма комитетының 1965 елның 8 маенда үткән утырышының 18нче Беркетмәсе нигезендә, Сарманның Яңа тормыш урамына Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы Герое исемен алган, 1925 елда Сарман районы Теләнче-Тамак авыл Советына караган Казаклар авылында туган Шәрипов Нурмөхәммәт Халит улы исемен бирәләр.
1965 елның 12 октябрендә үткән Сарман авыл Советы башкарма комитетының утырышында авыл җирлеге рәисе Миңнәхмәт Моратов чыгыш ясый һәм түбәндәгеләрне белдерә: «Иптәшләр, Сарман авылындагы урамнарның исемнәре хәзерге вакытка яраклаштырылмаган, аерым тыкрыклар бөтенләй исемләнмәгән. Шуның өчен минем тәкъдим – урам исемнәрен үзгәртергә». Шул утырыштан соң Сарман авылында Ленин, Муса Җәлил, Газинур Гафиатуллин, Юрий Гагарин, Фатыйх Кәрим һәм башка атамалар барлыкка килә.
Шул ук елны йортларга номерлар бирүне тәртиплиләр һәм һәр йортның төгәл адресы барлыкка килә.
Һәм фотолар район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееннан алынды.