САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Сарман районының 2 санлы спорт мәктәбе

Сарман районының 2 санлы спорт мәктәбе
  • Эш вакыты:

    08:00 – 17:00

  • Телефон:
    • 8(855)-596-30-29
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/sarmanovo/org5821

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    ТР, Сарман районы, Җәлил поселогы, Лесная урамы,12

Сарман районының 2 санлы спорт мәктәбе теләгәннәр өчен даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Хоккей буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында булдырылган, 2010 елның 2 мартыннан эшли. Шул ук елның 1 январеннан хоккей буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә дзюдо буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм чаңгы базасы күчәләр. Бүгенге көндә хоккей, дзюдо, бокс, шахмат кебек спорт төрләре культлаштырыла. Учреждение эшчәнлегенең максатлары булып спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген тормышка ашыру; физик культура һәм спорт, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, ял итү һәм рекреация өлкәләрендә кешелшрне физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, физик тәрбиягә, шәхеснең физик үсешенә, сәламәт яшәү рәвеше культурасы формалаштыруга, сәләтле балаларны ачыклауга, алар тарафыннан физик культура һәм спорт турында беренчел белемнәрне алуга юнәлтелгән эшчәнлекне тормышка ашыру; спорт резерв командалары өчен максатчан рәвештә спорт резервы әзерләүне тәэмин итү; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, культлаштырылган спорт төрләрен популярлаштыру, ярыш һәм физкультура-спорт эшчәнлекләрен оештыру; физкультура-массакүләм, оештыру-методик, консультация эшчәнлекләрен тормышка ашыру; физик, психик, интеллектуаль-әхлакый сыйфатларны камилләштерү, укучыларның социаль активлыгы өчен психологик-педагогик үсеш, физик культура һәм спорт чаралары ярдәмендә шартлар тудыру торалар.