Сарман районының спорт объектлары
Сез районның һәр командасы белән таныша алсын өчен, без иң мөһим мәгълүматны җыйдык. Сарман районында яшьләр арасында футбол һәм чаңгы спорты, шулай ук бокс һәм самбо аеруча популяр.
-
Сарман районында спорт секцияләре
Тасвирлама: Районда өстәмә белем алу өчен мөмкинлекләр зур. Барлыгы 146 спорт корылмасы эшли. Анда балалар өчен дә, зурлар өчен дә күңелеңә хуш килгән спорт төрләрен сайлап алырга мөмкин.
-
Сарман районының спорт командалары
Тасвирлама: Районда картинг, татар көрәше, волейбол, баскетбол, хоккей, футбол кебек спорт төрләре аеруча популяр. Аларда тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр район һәм республикада гына түгел, Бөтенросия бәйгеләрендә дә җиңүләр яулыйлар.
Сарман районын тулы хокук белән республикада иң спорт сөючеләрнең берсе, дип атарга була. Монда чаңгы, футбол, бокс, милли көрәш, волейбол, картинг кебек спорт төрләре көчле.
Шулай ук район бөтен илгә генә түгел, ә дөньяга ук танылган спортчылары белән дә горурлана ала.
Алмаз Миңнехуҗин – 65 килограмм авырлык категориясендә билбау көрәше буенча 2023 елда дөнья чемпионы, көрәш буеча Дөнья кубогы җиңүчесе. Күп тапкырлар төрле ярышлар призеры һәм җиңүчесе булган. Беренче санлы спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшли, шулай ук аның кул астында тәрбияләнүчеләр – республика һәм бөтендөнья күләмендә җиңүчеләр.
Элиза Шиһапова бокс буенча «Спорт остасына кандидат» разрядын үтәде. Березники шәһәрендә юниорлар, кызлар арасында бокс буенча федераль округының көмеш призеры (2024), Владикавказ шәһәрендә Россия Беренчелегендә катнашты (2024). Күп тапкырлар төрле ярышлар призеры һәм җиңүчесе булган. Тренеры – Ильяс Нуриев.
Эмиль Исмәгыйлев Әлмәт шәһәрендә оештырылган пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча Россия Кубогы ярышларына «Урыс бицепсы» нормативында рекорд куйган (2023). Әлеге казанышы өчен «Халыкара класслы спорт остасы» исеменә лаек булган. Тренеры – Флорит Мәкъсүтов.
Илдан Рәхимов – пауэрлифтинг буенча спорт остасы һәм халыкара класслы спорт остасы. Әлмәт шәһәрендә оештырылган пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча Россия Кубогына ярышларда рекорд куйган. Тренеры – Флорит Мәкъсүтов.
Марсель Сөләйманов – йөзү буенча спорт остасына кандидат. Әлеге разрядны Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган республика ярышларында үтәгән (Казан, 2024). Күп тапкырлар төрле ярышлар призеры һәм җиңүчесе булган. Тренеры – Лилиана Хөсәенова.