САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Сарман районының Колмәт авылы мәдәният йорты

Сарман районының Колмәт авылы мәдәният йорты
  • Тасвирлама:

    Сарман муниципаль районы Колмәт авылы мәдәният йорты

  • Эш вакыты:

    8:00 —10:00 19:00 — 21:30

  • Телефон:
    • +7 908 337 10 64
  • Адресы:

    Колмәт авылы М. Хисамов ур., 9 йорт

Колмәт авыл мәдәният йортына 1989 елда нигез салынган. Анда 7 түгәрәк эшли: «Шаяннар» хореография коллективы, «Дулкын» вокаль коллективы, кул эшләрен яратучылар өчен «Оста куллар», «Җитез (ракетка)» һәм «Фитнес» сәламәтләндерү клублары; «Хәзинә» һәм балалар өчен «Тамчы» фольклор коллективлары. Үзешчән сәнгать осталары төрле конкурсларда, мәдәни чараларда актив катнашалар. Халык традицияләрен һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклау һәм пропагандалау буенча эш алып барыла. Ел саен Сабантуй, Нәүрүз кебек кебек милли бәйрәмнәр үткәрелә. Клубта тарихи музей эшли. Анда 100дән артык экспонат бар һәм алар тулыландырып торыла. 2016 елда клубта «Бүгенгедән — үткәнгә. Колмәт авылы тарихыннан» дигән китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, табигатькә походлар, күңелле эстафеталар уздырыла.